Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 апрель 2022, 16:20

Владимир Жириновский вафат

2 февральдә билгеле сәясәтчене COVID-19 диагнозы белән дәваханәгә озатканнар иде.

Владимир Жириновский вафат
Владимир Жириновский вафат

Билгеле сәясәтче Владимир Жириновский авыр һәм дәвамлы авырудан соң вафат булды. Моның турында Дәүләт думасы спикеры Вячеслав Володин хәбәр итә.
"Ачык, талантлы сәясәтче. Дөньяның ничек төзелгәнен һәм күпне белгән кеше. Дәүләт думасында ЛДПР фракциясе лидеры. Ул һәрвакыт вакыйгалар эчендә булды. Аның шәхесе шулкадәр масштаблы, аннан башка заманча Русиянең сәяси системасын үстерү тарихын күз алдына китерү кыен", - дип язган палата рәисе үзенең Telegram-каналында.

Жириновский 1946 елның 25 апрелендә Алма-Атада туган. 1989 елда Владимир Богачев белән берлектә Советлар Союзының Либерал-демократик партиясен (соңрак ЛДПРга үзгәртелгән) оештыра. 1993 елдан - Дәүләт думасы депутаты.

Фото: massmedia.cookcloud.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Владимир Жириновский вафат
Владимир Жириновский вафат
Автор:https://kiziltan.ru/articles/politika/2022-04-06/vladimir-zhirinovskiy-vafat-2758974
Читайте нас: