Ышаныч
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 декабрь 2021, 17:00

21.12.21 — бүген тылсымлы көн! Аны дөрес үткәрә беләсезме?

Бүген елның иң озын төнен, иң кыска көнен дә билгелибез.

21.12.21 — бүген тылсымлы көн! Аны дөрес үткәрә беләсезме?
21.12.21 — бүген тылсымлы көн! Аны дөрес үткәрә беләсезме?

22 декабрьдән Яңа Кояш елы башлана, шуңа тормышка яңалык, матурлык кертә башларга кирәк.
Бүген матур саннардан торган көн. Ул гади түгел. Белгечләр аны дөрес үткәрергә киңәш итә.
Бу көнне нишләргә кирәк?
Үткән елыгызга анализ ясагыз, хаталарыгызны, казанышларыгызны ачыклагыз.
Кирәкмәгән әйберләрдән арыныгыз. Тормышыгызда яңа энергиягә урын артыр. Сезне артка сөйрәүче барлык нәрсәдән арынырга тырышыгыз. Алга бару җиңелрәк булачак!
Үткәннәргә ябышмыйбыз. Аларны җибәрергә кирәк. Яңалыкларны кабул итәргә әзер булыгыз.
Яңа елга барыр юлыгызны, максатыгызны билгеләгез һәм кыю атлагыз. Интуициягезгә ышаныгыз. Ул бүген яхшы “эшли”.
Бүген чистарыну, юыну процедураларына җитди карагыз. СПА-салонга, мунчага бару яхшы.

Бүген, 2021 елның уникенче аеның 21нче көнендә, нишләргә ярамый?
Провокацияләргә бирелмәгез.
Негатив эмоцияләр кичермәскә тырышыгыз.
Бүген талашу, мөнәсәбәтләр ачыклаудан тыелыгыз.
Хәвефле эшләр белән шөгыльләнмәгез.
Камыр ашлары пешермәгез!
Артык физик көч түкмәгез!

Ә иң мөһиме — бүген ихлас теләкләр теләгез. Аеруча көндезге һәм төнге уникедә...

Фото: Яндекс.Дзен

 

Автор:Ләйсән Якупова
21.12.21 — бүген тылсымлы көн! Аны дөрес үткәрә беләсезме?
21.12.21 — бүген тылсымлы көн! Аны дөрес үткәрә беләсезме?
Автор:https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2021-12-21/21-12-21-b-gen-tylsymly-k-n-any-d-res-tk-r-bel-sezme-2628458
Читайте нас: