Ышаныч
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общие статьи
31 август 2021, 09:55

31 август – Ветеринария хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме!

Хөрмәтле Аскын районы ветеринария хезмәткәрләре һәм әлеге тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Ветеринария хезмәткәре көне белән чын күңелдән котлыйбыз!

31 август – Ветеринария хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме!
31 август – Ветеринария хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме!

Ветеринария хезмәте – иң борынгы һәм игелекле һөнәрләрнең берсе. Мал табиблары үзләренең тынгысыз хезмәтләре белән терлекләр һәм бөтен кешелек сәламәтлеге сагында тора.

Аларның көндәлек тырышлыгы профилактика һәм дәвалау эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлдерелгән. Алар белемнәрен дә, сәләтләрен дә, тырышлыкларын да терлекләр саулыгын кайгыртуга багышлый, халыкны сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертә, ветеринариянең күптәннән килгән традицияләрен саклый һәм үстерә.

Барлык ветеринария хезмәткәрләрен, әлеге тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итеп, җаваплы эшегездә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.

 

Фотолар: https://vk.com/feed?w=wall4289225_2181 сайтыннан алынды.

31 август – Ветеринария хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме!
31 август – Ветеринария хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме!
Автор:Айгуль Галимьянова
Читайте нас: