Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 апрель 2021, 16:40

Чәчүгә әзерлек тулы куәтенә бара

Чәчү чорын һәр игенче зур дулкынлану белән көтеп ала, дисәк тә хата булмас. Яхшы уңыш алу өчен язгы чәчүне мөмкин кадәр иртәрәк башлап, тизрәк башкарып чыгарга кирәклеген һәр хуҗалыкта яхшы беләләр.

Һәм алар чәчүне югары әзерлек белән каршы алырга, аны оешкан төстә башкарып чыгарга тырыша. Иске Казанчы авылының “Вәлиев С.Т.” крестьян-фермер хуҗалыгында да бүген эшләр кайный: чәчкеч, тракторларга тулы ремонт үткәрелә, техникалар чәчүгә әзер. Тракторчылар Әниф Зөбәеров, Әлфир Хаҗиәхмәтов күптән Т-150 һәм ДТ-75 тракторларын басуга чыгарга әзерләп тә куйган. Шулай ук Әлфрид Исхаков барлык эретеп ябыштыру эшләрен башкара.
— Ремонт эшләрен февральдән үк башладык, тракторларны кыштан әзерли башламасаң, өлгереп булмый. Шуңа күрә бар эшне дә алдан хәстәрләргә тырышабыз, — ди тракторчы Әниф Зөбәеров.
— Көннәр яхшы торса, тиздән тырмага чыгарга торабыз. Быел 464 гектар җир чәчәргә планлаштырдык. 82 гектары — арыш, бодай — 120 га, солы — 130 га карабодай — 35 га, калганына арпа чәчәчәкбез. Әле генә уҗым басуларын карап килдем, бик яхшы сакланган, матур булып шытып чыкканнар, Алла бирса уңышыбыз да мул булыр, дип ышанабыз. Хезмәткәрләребез барысы да тырыш, эшләренә җаваплы карыйлар, — ди крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Салават Вәлиев.
Сөмбел Әсләмова.
Читайте нас: