Ышаныч
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 март 2021, 12:00

Авызында вейп шартлаган

15 мартта, Екатеринбург гимназияләренең берсендә укучы үсмернең авызында вейп шартлаган, бу хакта шәһәрнең мәгариф департаментында хәбәр итәләр.

“Әйе, мондый вакыйга гимназия укучысы белән теркәлгән, әмма ул мәктәп территориясендә булмаган. Белем бирү учреждениесе бер сменада укый, ә бу хәл һәм дәресләрдән соң булган”, – диләр шәһәрнең мәгариф департаментында, вакыйгага аңлатма биреп.
Екатеринбург шәһәренең Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә хәбәр итүләренчә, полиция хезмәткәрләре мәгълүмат чараларының мәктәп укучысы җәрәхәтләнүе турында бастырган хәбәре буенча тикшерү үткәрә. “Тикшерү нәтиҗәсендә вакыйганың нечкәлекләре ачыкланачак һәм тиешле карар кабул ителәчәк”, – диләр Эчке эшләр министрлыгы иадрәсендә.
Е1.ru басмасы язуынча, авызында вейп шартлау нәтиҗәсендә үсмернең тешләре коелган.

Автор : Әлфия Шакирҗанова

Чыганак: PIXABAY.COM.
Фото: Mk.ru
Читайте нас: