Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 март 2021, 16:51

Май чабу - кышны күңелле итеп озату

Бу бәйрәмнең алыштыргысыз билгесе-атрибуты булган коймакларның да әһәмияте аеруча зур: түгәрәк, алсу, кайнар, алар кояшны символлаштыра, ә кояш хәзер көннән-көн чагуырак һәм шул ук вакытта көн озынлыгы арта.

Бүген Аскынның 2нче мәктәбендә 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен, 5А сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Татьяна Зубова җитәкчелегендә әкиәт геройлары костюмнарын киеп “Май чабу” бәйрәмен уздырдылар. Әти-әниләр дә бәйрәмгә килде һәм балалар белән бергә күңел ачты. Укучылар “Май чабу” тарихын яратып тыңлады, җырлар, такмаклар әйтеште, уеннар уйнады. Бәйрәмгә укучылар ата-аналары белән бергә төрле кайнатмалар, эремчек, алма, печенье, пирожный, бал әзерләгәннәр һәм коймаклар пешергәннәр — өстәлләр сыйдан сыгылып тора.Тәмлекәчләр бик үзенчәлекле итеп бизәлгән. Бәйрәм өстәленең төп бизәге — матур самоварлар иде.
Бәйрәм финалы булып кышның чагу, сөйкемле карачкысын яндыру булды, ә аның белән бергә кыш буе җыелган күңелсезлекләр дә төтен булып юкка чыкты. Тиздән Яз килер һәм табигать йокыдан уяныр.
Барчасына да күңелле һәм кызык булды. Нәкъ менә шундый чаралар укучыларны якынайта да инде.
Фотолар: Раиля Каюмова, Индира Шаймуратова.
Читайте нас: