Ышаныч
+12 °С
Облачно
Общие статьи
31 Декабря 2020, 21:00

Осаго полисында экономия кыйммәткә төшәргә мөмкин

ОСАГО страховка полисы хакларының тешләшүе турында һәр автомобильче яхшы белә.

ОСАГО страховка полисы хакларының тешләшүе турында һәр автомобильче яхшы белә. Әмма аны ничек тә арзанракка алу юлларын эзләргә кирәкми. Бу очракта акчаны янга калдырырга маташу кыйммәткә төшәргә мөмкин. Һәм монда сүз юл-транспорт фаҗигасенә очраганда компенсация алалмау турында гына түгел, ә җинаять эшендә гаепләнү мөмкинлеге булу хакында бара.

Район үзәгендә яшәүче бер кеше автомобилен агымдагы елның февралендә страховкалаган, ә мартта авариягә очраган. Компенcация хакы 50 мең сум тәшкил иткән. Страховка компаниясенә мөрәҗәгать иткәч, аның ялган документ сатып алуы, шулай булгач страховка түләүләре алырга бернинди дә хокукы юклыгы ачыкланган.

Мондый очраклар бик күп. Ялган полислар күпчелек Интернет сайтлары, страховка брокерлары, шулай ук зур булмаган офисларда, хәтта фургоннарда эшләүче страховка агентлары аша таратыла. Күп кенә компанияләр арзанрак хак тәкъдим итеп, клиентларны кызыктыра. Кайбер автомобильчеләр белә торып, гаишниклар туктатса күрсәтү өчен генә шундый полис алалар, чөнки ул күпкә арзанрак. Акчаны янда калдырасы килә бит! Күрәсең, беркайчан да авариягә эләкмәм, ә гаишниклар полисның ялган икәнлеген аңламас, дип уйлыйлар. Аларны беренче карамакка аерып булмый. Полисны страховкалаучылар базасы буенча тикшереп карагач кына ялган икәнлеген белергә мөмкин. Нәкъ шуның өчен күп кенә водительләр авариягә эләгеп страховка взнослары түләүне сорагач кына полисның ялган икәнлеген беләләр.

Исегезгә төшерәм, ялган полис хуҗасы РФ Җинаятьләр турында кодексның 327нче статьясы (ялган документлар турында) буенча җаваплылыкка тарттырыла. Ягъни аңа карата җинаять эше кузгатылырга һәм ул ярты елга кадәр арестка алынырга мөмкин. Мәсәлән, узган ел ахырында күрше районда яшәүче автомобильче ЮХХДИ хезмәткәрләренә ялган ОСАГО полисы белән эләккән. Нәтиҗәдә, ул сигез айга холык төзәтү эшләренә җибәрелгән.

Кеше шикле түбән хакка полис сатып алып, бер-ике мең сумын янга калдыра, әмма күбрәк зыян күрү куркынычына тарый.

Илфак Хәкимов, юстиция подполковнигы.
Читайте нас