Ышаныч
+14 °С
Облачно
Общие статьи
31 Декабря 2020, 21:00

Җәмгыятьнең мөһим бурычы —

Беренче авазлары белән дөньяга яңа кеше туа. Шушы бәләкәй төргәк эчендәге җан иясе бит киләчәктә милләтебез, телебез, динебез сагында торучы, бу кыйммәтләрне алдагы буыннарга да тапшыручы булып үсәргә тиеш.

Беренче авазлары белән дөньяга яңа кеше туа. Шушы бәләкәй төргәк эчендәге җан иясе бит киләчәктә милләтебез, телебез, динебез сагында торучы, бу кыйммәтләрне алдагы буыннарга да тапшыручы булып үсәргә тиеш.

Бүген, бөтен кешелек дөньясы күләмендә глобальләшү хәрәкәте киң колач алган чорда, киләчәкне үз кулларында тотачак буыннарны рухи-әхлакый тәрбияләүгә игътибарны арттыру турында һәркемгә уйланырга кирәк. Һәр халыкның изге, якты хыялы — һәрьяклап камил, сәяси һәм дини актив шәхес тәрбияләү. Тарихи үсеш дәвамында халыкның хәтер сандыгында шәхес тәрбияләүгә бәйле карашлары, фикерләре, ысуллары тупланып килгән, һәм ул рухи хәзинә өзлексез камилләшә барып буыннан-буынга тапшырылган. Яңа буын, үз чиратында, халык меңәр ел туплаган гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап, телен-динен хөрмәтләп яшәгән, олыны-олы, кечене-кече итәргә өйрәнгән. Картайган ата-анасын тәрбия кылуны, тудырган баласын багып үстерүне изге бурыч итеп санаган, бәндәнең рәнҗеш-каргышыннан, ананың бәддогасыннан уттан курыккандай курыккан. Иң асыл рухи-әхлакый кыйммәтләр, лаеклы яшәү кануннары ислам динендә һәм халкыбызның тәрбия тәҗрибәсендә тупланган.

Шушы максатларны күз уңында тотып, халкыбыз Ходайның тыелганнарыннан-тыелып, кушканнарын үтәп, дини йолаларны, бәйрәмнәрне зурлап үткәреп һәм моның белән үсеп килүче буынга күркәм үрнәк күрсәтеп яшәргә омтыла. Узып киткән Мәүлид аенда авыл мәчетләрендә, өйләрдә туганнар, авылдашлар җыелып, Коръән ашлары, мәүлид укулар үткәрү моңа ачык дәлил. Иске Казанчы авылының Мәмдүнә Зарипова җитәкчелегендә ак инәйләре “Нурулла” мәчетендә Мәүлид бәйрәме үткәрде. Чарада мәртәбәле кунаклар — әтиләренең васыятен тормышка ашырып, мәчет төзеткән Зөфәр, Риф һәм Булат Сафиннар, Русия Ислам университеты студенты Мөслим Мөхәмәтситдыйк улы Холов, күрше Балтач районы Усман һәм Балтач авылларыннан хәзрәтләр — Рәзиф Ханов, Йосып Ислаев, район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Зимфира Суфиярова, авыл биләмәсе башлыгы Ринат Кыямов катнашты. Илледән артык кеше катнашкан бәйрәм татар милли киемендәге ак инәйләрнең кунакларны тәбрикләп каршы алуыннан башланды. Аннары тирән эчтәлекле вәгазьләр тыңлау, бергәләп мәүлид, намаз уку һәм ризык кабул итү булды. Сый-нигъмәттән сыгылып торган табынга ризыкларны бәйрәмгә җыелучылар алып килде, махсус бүлеп һәм атап калдырылган корбанлык итеннән мәктәп ашханәсендә пешерелгән пылау телеңне йотарлык тәмле килеп чыккан. Чарада катнашучылар йөрәк түреннән чыккан изге теләкләр, илгә иминлек теләп укылган догалар, Коръән аятьләреннән хасил булган әҗер-савапларыннан күңелләренә сафлык, рухи көч алып, шундый күркәм бәйрәм оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен белдерде. Әйткәндәй, бәйрәмдә яшь буын вәкилләре дә катнашуы аеруча куандырды. Киләчәктә дә мондый күркәм чаралар үткәрү гадәте дәвамлы булыр, дип ышанабыз.

Миләүшә Хөсәенова.

Гөлфинә Исламова фотосы.
Читайте нас