Ышаныч
+17 °С
Облачно
Общие статьи
31 Декабря 2020, 21:00

Бурычны вакытында түләргә кирәк

Русия федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге “Яңа елга — бурычсыз!” күләмле акция үткәрә.

Русия федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге “Яңа елга — бурычсыз!” күләмле акция үткәрә.

Ел саен үткәрелүче “Үз бурычларыңны бел” мәгълүмати кампания кысаларында Русия федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге Аскын суд приставлары бүлеге “Яңа елга — бурычсыз!” акциясе башлануы турында хәбәр итә, аның максаты — район халкының игътибарын булган бурычларны түләргә кирәклегенә юнәлтү.

Аскын район бүлеге суд приставлары “Яңа елга — бурычсыз!” акциясе кысаларында төрле категория башкарма эшләрдәге таләпләрне үтәтү, “Башкарма эшләр мәгълүматлары банкы” сервисын популярлаштыру максатында рейдлар үткәрәчәк.

Кешеләргә бурычлары барлыгын онытмаска ярдәм итү өчен бүлек хезмәткәрләре барлык эшчәнлек юнәлешләре буенча эшне көчәйтәчәк. Рейдлар үткәрү планлаштырыла, алар барышында алиментлар, салымнар, штрафлар, торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычларны түләттерү башкарылачак. Моңардан тыш, бурычлыларга карата РФ чигеннән читкә чыгу һәм транспорт чаралары белән идарә итүгә хокукны вакытлыча чикләүләр активрак кулланылачак. Бу чаралар бигрәк тә Яңа ел бәйрәмнәрен илдән читтә яки Русиянең башка төбәкләрендә үткәрергә ниятләгән гражданнарга карата нәтиҗәле булачак.

“Яңа елга — бурычсыз!” акциясенең максаты — бурычларны киметү, шулай ук гражданнарга “Башкарма эшләр мәгълүматлары банкы” Интернет-ресурсы һәм “ФССП” мобиль кушымта ярдәмендә бурычларың турында белү һәм түләү мөмкинлекләрен аңлатудан гыйбарәт.

Аскын суд приставлары бүлеге район халкын үз бурычларын вакытында һәм приставлар катнашлыгыннан тыш түләргә чакыра. Бурычлары булган гражданнар башкарма власть вәкилләре аларны каплаттыру максатында милеккә арест салу, административ һәм җинаять җаваплылыгына тарттыру кебек чаралар күрәчәген аңларга тиеш.

Башкарма эшләр буенча бурычлар мәсьәләсен хәл итү өчен бурычлыларга 2017 елның 20 декабренә кадәр суд приставлары янына кабул итүгә килергә кирәк.

Марат Хаҗиев, Аскын район

бүлегенең өлкән суд приставы.
Читайте нас