Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 ноябрь 2019, 10:55

Владимир Путин: "Бердәм Русия" кешеләргә ярдәмчел булырга тиеш"

#ВладимирПутин

Партия эше өчен төп бәя - кешеләрнең агымдагы вәзгыять турындагы фикере. Бу хакта Русия Президенты «Бердәм Русия"нең XIX съездында чыгыш ясаганда белдерде.

"Партия эшенә юнәлеш - кешеләрнең агымдагы вәзгыять, кешенең тормыш сыйфатын билгеләүче барлык өлкәләрдәге уңай үзгәрешләр динамикасы турындагы фикере. Үзгәрешләр җәмәгать өметләренә ни дәрәҗәдә җавап бирә, аларга төзәтмәләр кертергә, төзәтергә кирәк. Теләсә кайсы сәяси партиядән, бигрәк тә «Бердәм Русия» кебек көчле һәм киңкүләм партиядән кешеләр нәкъ менә шундый эчтәлекле, җанлы эш көтә. Һәм ул алар өчен якын, ярдәмчел булырга тиеш», - дип белдерде Владимир Путин.
Шул ук вакытта, дәүләт башлыгы партиядәшләрен, нинди генә җитешсезлекләр булмасын, аларны яшермәскә, "туры линия"не көтмичә, урыннардагы проблемаларны хәл итүгә ирешергә чакырды.

Автор: Ризида Валитова

Читайте нас: