Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 ноябрь 2019, 18:35

КЭС-Баскет уенында уңышлар

Аскын 1нче мәктәбе базасында КЭС-Баскет мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы үтте.

Чагу спорт чарасына сигез команда килде: Аскын 1нче мәктәбе, Карткисәк, Үрмияз һәм Иске Казанчы.
Карткисәк, Үрмияз, Иске Казанчы үсмерләре матур уен белән чыгыш ясады. Алар Аскын 1нче мәктәбе командаларыннан беразга калышты.
Сайлап алу турыннан финалга Аскын 1нче мәктәбеннән ике команда чыкты. Финал уенның беренче таймында командалар исәбе тигез барды. Икенче таймда беренче команда икенчесен 38:16 исәбе белән җиңде.Кызлар ярышкан финалда да шулай булды. Алдынгылык өчен көрәш янә Аскын 1нче мәктәбе командалары арасында барды. Беренче командада — өлкән, икенчесендә урта сыйныф кызлары уйнады. Монда 28:10 исәбе белән югары сыйныфлар җиңү яулады.
Шулай итеп, командаларга кубоклар һәм медальләр тапшыру тантанасына шундый нәтиҗәләргә ирешелде: үсмерләр арасында 1 урынга — беренче команда (Аскын 1нче мәктәбе), 2 урынга — икенче команда (Аскын 1нче), өченче урынга Картисәк командасы чыкты. Кызлар арасында урыннар шулай бүленде: 1 урында — беренче команда (Аскын 1нче), 2 урын — икенче команда (Аскын 1нче), 3 урын — Карткисәк. Наиль Хәлимуллин белән Ильгина Солтаншина иң оста уенчылар буларак билгеләнде. Район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Риваль Сәлимов физкультура укытучыларына, тренерлар Илшат Фагамов белән Вадим Харисовка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Читайте нас: