Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 ноябрь 2019, 18:30

Күктән төшкән 600 мең сумлык коттедж

Фотограф Даян Кәбиров «Торак лотереясе»ндә 600 мең сумлык коттедж откан.

Үзе йорт салып беткәч кенә, тагын бер йортны лотореяга откан. Кем ул?
Фотограф Даян Кәбиров «Торак лотереясе»ндә 600 мең сумлык коттедж откан.
«Иремә SMS килде, мин аңа телефонны илтеп бирдем дә, аш бүлмәсенә кереп киттем. Соңрак Даян йөгереп керде һәм коттедж лотереясендә җиңүен әйте. Мин шок хәлендә идем!» - дип искә ала хатыны.

Даян шатлыктан сикергәләп, мобиль кушымтадан сатып алган билетны күп тапкыр тикшергән.

Ир күптән түгел генә үз йортын төзеп беткән. Лотореягә откан акчасын алып, аны ремонтка тотачагын белдергән.

Лотереянең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, җиңүче кәгазь сәнәгатендә эшли. Шулай ук тематик фотосессияләр дә оештыра. Елена - тегүче. Буш вакытларында яшьләр сноубордларда шуа.

Котлыйбыз! Көнләшмибез (дигән булыйк инде)...

Автор: Ризида Валитова

Читайте нас: