Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 ноябрь 2019, 18:20

Башкортстанда яңа орденнар булдырылачак

#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан;

Алар генерал Миңнегали Шәйморатов һәм Григорий Аксаков исемен йөртәчәк. Республика Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары әлеге закон проектын якындагы пленар утырышта карарга ниятли.

Төбәк парламенты спикеры Константин Толкачев сүзләренә караганда, легендар генерал истәлегенә Шәйморатов ордены белән җәмәгать тәртибен саклаганда, кешеләрне коткарганда, тормыш өчен куркыныч белән бәйле шартларда хәрби, гражданлык, хезмәт бурычларын үтәгәндә батырлык күрсәткәннәрне бүләкләү тәкъдим ителә.
- Аксаков ордены нәтиҗәле дәүләт, иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлеге өчен билгеләнгән — Уфаның беренче губернаторы Григорий Аксаков нәкъ менә зирәк дәүләтче һәм җәмәгать эшлеклесе буларак безнең як тарихына мәңгегә кереп калды, — диде ул.

Шулай ук закон проекты белән һөнәри осталыгы, күпьеллык намуслы хезмәте, югары хезмәт казанышлары өчен бүләкләү өчен «Хезмәт батырлыгы өчен» медален гамәлгә кую планлаштырыла. Бүләк хәзерге вакытта гамәлдә булган «Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәт өчен" бүләген алыштырачак.

Моннан тыш, «Башкортстанның атказанган коткаручысы», «Башкортстанның атказанган эшкуары», «Башкортстанның атказанган IT-индустрия хезмәткәре» дигән тагын өч мактаулы исем барлыкка киләчәк.

Автор: Ризида Валитова

Читайте нас: