Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 ноябрь 2019, 18:35

Башкортстанда Яңа ел чаралары календаре булдырылган

Башкортстанда 2020 ел календаре эшләнгән, анда район һәм шәһәрләренең барлык Яңа ел чаралары бер блокта тупланган.

Ул “Башкортстанның мәдәни дөньясы” (“Культурный мир Башкортостана”) порталына урнаштырылган һәм Санлы үсеш министрлыгы Мәдәният министрлыгы белән берлектә республика халкына уңайлы булсын өчен календарь интерфейсын эшләп бетерәчәк.
Республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафәров бүген Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә 20 декабрьдә “Башкортостан” дәүләт концерт залында республика Яңа ел чыршысы үткәреләчәк, дип хәбәр итте. Анда барлыгы 780 уку отличнигы, фән олимпиадалары һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, үзешчән сәнгать фестивальләре лауреатлары, хәрби хезмәткәрләр һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре гаиләләрендәге балалар, аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балалар, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар катнашачак. Аларга Яңа ел бүләкләре тапшырылачак.

25 декабрьдә Дәүләт Кремль сараенда узачак Бөтенрусия Яңа ел чыршысында катнашу өчен Мәскәүгә чартер рейсында 28 педагог һәм табиб озатуында 114 бала барачак.

11 гыйнварда Башкортстан дәуләт опера һәм балет театрында "Аксаков чыршысы-2020" утәчәк, анда «үзенчәлекле балалар» чакырылачак. 19 декабрьдән 23 декабрьгә кадәр 143 муниципаль чыршы узачак. 31 декабрьдә барлык Яңа ел мәйданчыкларында традицион халык күңел ачулары узачак.

Хөкүмәт вице-премьеры билгеләп үткәнчә, республикада Яңа ел каникуллары вакытында күп кенә киңкүләм спорт һәм мәдәни чаралар узачак, аларда балалар әти-әниләре белән бергә катнаша алачак. 2 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр җиде спорт төре буенча «Яңа ел гаилә уеннары-2020» фестивале узачак мәктәпләрдә барлык 1017 спорт залы һәм мәйданчык эшләячәк.

3 гыйнварда Уфада - Кар кызлары парады, 4 гыйнварда «Кашкадан» паркында ат чанасы экипажлары парады булачак.

7 гыйнварда бөтен республика буенча Раштуа бәйрәмнәре узачак. Яңа ел бәйрәмнәрендә 3750 мәдәният учреждениесе 6049 чара планлаштырган.

Фото: "Башинформ" агентлыгыннан.

Автор: Зөһрә Исламова

Читайте нас: