Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 ноябрь 2019, 16:25

Сөекле әнием!

Әниләр көненә багышланган “Сөекле әнием!”конкурсы

“Ышаныч” гәзите Әниләр көненә багышланган “Сөекле әнием!”конкурсы игълан иткән иде. Аның шартлары: https://vk.com/club183620227 ссылкасы буенча күчеп, группага керергә һәм безгә “ВКонтакте” төркемендә әниләргә фотосы белән котлау җибәрергә иде.
Котлаулар һәм фотографияләр 13нән 17 ноябрьгә кадәр кабул ителде. Аннары 18нән 22 ноябрьнең 14 сәгатенә кадәр котлаулар тавыш җыйды. Җиңүчене билгеләгәндә “ВКонтакте”дагы лайклар түгел, ә “Ышаныч” гәзите сайтындагы караулар исәпкә алынды.
Конкурста дүрт кеше катнашты. Нягань шәһәреннән яшәүче Юлиянең Кышлау-Елга авылында яшәүче кадерле әнисе Тәслимә Зәбированы котлаган ихлас сүзләре җиңү яулады. Ә Үтәштән Раида Гыйльметдинованың 90 яшьлек әнисе Рафания Локманованы котлавы азга гына калышты.
Конкурста катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез!
Светлана Сәлмәнова.
Читайте нас: