Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 ноябрь 2019, 13:50

Тәртипсез водительләргә көн бетә

Әлеге камералар җәмәгать транспорты һәм такси машиналарына урнаштырылачак.

Русия Транспорт министры Евгений Дитрих автомобиль йөртүченең тәртибен машина эчендә күзәтеп баруга тәгаенләнгән камералар җитештерелә башлавын хәбәр итте.
Әлегә кадәр водительнең аруын яки йоклап китә башлавын искәртә торган камералар бар иде инде. Яңа төр камералар водительнең игътибары юлдан читкә тайпыла башласа, яисә кәрәзле телефонга тотына башласа, тавышлы сигнал бирәчәк. Бу камералар ярдәмендә юл инспекторлары водительнең хәрәкәт иткәндә эш тәртибен дә тикшерә алачак. Әлеге камералар җәмәгать транспорты һәм такси машиналарына урнаштырылачак. Җәмәгать транспортында халыкны хезмәтләндерүче водительнең игътибары читкә юнәлергә тиеш түгел. Водительләр юллардагы хәвефсезлек һәм кеше гомерләре өчен җавап бирә бит,- диде транспорт министры Евгений Дитрих.

Автор : Фаткуллин Рәдиф

Читайте нас: