Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 ноябрь 2019, 17:50

Сәламәтлек саклау министрлыгы хаталанды...

Бүген исә ведомствога, белешмә бәясенең күп тапкырлар кыйммәтләнүенә китерүенә бәйле, автомобиль йөртүчеләргә медицина тикшерүенең яңа тәртибен кертүдән баш тартырга туры килде.

Русиядә автомобиль йөртүчеләр өчен медицина тикшерүенең яңа тәртибе 2020 елның 1 июленнән кертеләчәк.

Бу хакта Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының 20 ноябрьдәге боерыгында әйтелә.
Хәзер автомобиль йөртү хокукын алганда яки яңартканда наркотик һәм психотроп матдәләр куллану-кулланмауны тикшерү өчен кан тапшырырга кирәк булачак. Моннан тыш, алкогольле эчемлекләрнең системалы рәвештә кулланылуын күрсәтә торган биомаркерларны да тапшырырга туры киләчәк.

Башта яңа кагыйдәләр инде быел 22 ноябрьдән гамәлгә керергә тиеш иде. Нәтиҗәдә, медицина оешмаларында зур-зур чиратлар пәйда булды. Мәгълүмат өчен, бер анализ (кешенең эчкечелеккә һәвәслеген ачыклый торган) Петербург лабораторияләрендә биш мең сумга якын тора. Әлегә кадәр автомобиль йөртүчеләргә кирәкле белешмә 600 сум тирәсе иде.

Моннан тыш, Сәламәтлек саклау министрлыгы төбәкләрдә бәяләр артык кыйммәт булмасын өчен тест ысулларын өстәмә анализларга вәгъдә бирде.

Бүген исә ведомствога, белешмә бәясенең күп тапкырлар кыйммәтләнүенә китерүенә бәйле, автомобиль йөртүчеләргә медицина тикшерүенең яңа тәртибен кертүдән баш тартырга туры килде.

Русия Генераль прокуратурасы Сәламәтлек саклау министлыгының бу адымын хата дип атады.

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: