Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 ноябрь 2019, 13:35

Президент булсам (Инша)

Укытучыларның укытучыларының укытучылары иң югарыда утыра һәм алар безгә дәреслекләр әзерли, дәфтәрләр тегә, ручкалар ясый. Әгәр президент булсам, мин шуларның барсын да бергә туплап, зур җыелыш үткәрер идем. Һәм герб төшкән трибуна артына басып кына әмер бирер идем.

Укытучыларның укытучыларының укытучылары иң югарыда утыра һәм алар безгә дәреслекләр әзерли, дәфтәрләр тегә, ручкалар ясый. Әгәр президент булсам, мин шуларның барсын да бергә туплап, зур җыелыш үткәрер идем. Һәм герб төшкән трибуна артына басып кына әмер бирер идем:
– Хөрмәтле укытучылар, так сказать, мин сезнең барыгызга да, так сказать, бүгеннән башлап шундый әмер бирәм. Өйдә онытылып калмый торган дәфтәрләр чыгарыгыз. Ул дәфтәрләрнең кәгазен шундый материалдан ясагыз, так сказать, анда “икеле” билгесен куеп булмасын, укытучыларның кисәтүләре язылмасын. Бу, беренчедән, так сказать. Икенчедән, үзе укыла торган китаплар ясагыз. Бүгенге заман балалары бик таләпчән, так сказать, алар безнең киләчәгебез һәм алар китапны ачып та карамаган килеш белемле булырга хаклы. Шуның бер чарасын табыгыз. Әгәр сез минем шушы әмеремне үтәмисез икән, үзегезгә үпкәләгез – барыгызны да мочить будем в сортире, так сказать.
Әгәр мин президент булсам, дөньядагы иң озын, иң яхшы лимузинда йөрер идем. Ул лимузинның башына зур пушка утыртыр идем һәм миңа “икеле” куйган училкаларның барсын да “бишле” куярга мәҗбүр итәр идем.
Лимузиннарда йөреп туйгач, халкым ничек яши икән дип, гади генә “калина”га утырып урам әйләнер идем. Тыгыннарда бер-ике сәгать утырып өй янына кайткач, машина куяр урын табалмыйча тагын берәр сәгать йорт тирәләп йөрер идем. Һәм, әлбәттә, сөенер идем. “Мин җитәкләгән илдә халык шулкадәр бай яши, һәр кешедә автомобиль, хәтта машина куярлык урын да юк”, – дип уйлар идем. Һәм тирә-яктагы илләргә күз салыр идем, чөнки аларның җирен яулап алсаң, машина куяр урын булачак.
Мин президент булсам, дәрестә гел телефонда казынып утырыр идем. Укыту­чының: “Телефоныңны бир”, – дип кычкыруына исем дә китмәс иде. Хәтта психланып акыра башласа да, хәтта указка белән партага китереп сукса да уйлап та бирмәс идем. Шулай дөрес. Президентның нервысы нык булырга тиеш.
Интернетка керер идем. “Одноклассники”дагы бәлеш­ләрне, тортларны, җырлашып утырган мул табыннарны күреп сөенер: “Менә бит минем илемдәге халык ничек рәхәт яши, ул гел тәмле-татлы ризыклар гына ашый. Кайда бар тагын шундый ил, кайда бар шундый халык!” – дип горурланыр идем.
Инстаграмдагы кешеләр­нең берсеннән-берсе бай, матур, күзнең явын алырлык киемнәре, канәгать йөзләре миңа канат куяр иде. “Дөньяда иң матур киенгән халык – минем илемдә!” – дип шатланыр идем. Чөнки бу чынлап та шулай. Безнең инстаграмда бөтен кеше дә патшалар, патшабикәләр кебек киенә. Алар шундый чибәр, бай, бәхетле. Мин әйбәт президент булган өчен шулай бит инде ул.
Фейсбукка кереп язмаларны укыр идем. Монда да мине бары тик шатлык кына көтә. Чөнки мондагы кешеләрнең барысы да акыллы, киң белемле, талантлы. Тик монда берни дә язмас идем. Чөнки бу акыллы халык шундук хәреф хаталарын, грамматика, орфография һәм башка нәр­сәләрне тикшерә башлаячак. Акыллы кешеләр белән сак булырга кирәк, президентка – икеләтә. Фейсбукта – өчләтә. Чөнки бары тик безнең фейсбукта гына иң акыллы, затлы, алтын тамырлы кешеләр яши. Үз ватаныңның акыл фонды белән горурланырга кирәк.
Интернеттан чыккач кабат үзебезнең сыйныфка кайтыр идем. Ә анда безнең укытучы апа тактага нәрсәдер язып маташа. Ул мине шулкадәр туйдырды. Гел күз алдында, гел үзе булу гына җитмәгән, дәрескә гел ике күлмәгенең берсен киеп килә. Мин аңа яңа күлмәк алып бирергә кушар идем. Туфлие да өченче елдан бирле алышынмаган. Миңа ул туфли кибеп, бәлә­кәйләнеп беткәндер дә апаның аягын кысадыр сыман тоела. Чөнки үземнең дә кысык туфли белән йөргәнем бар. Туфли аякны кысканда, җан ачулары чыга, кәеф булмый, берәрсен кыйнап ташлыйсы килә, көч кенә җитми. Укытучы апаның да гел кәефе юк... Туфлиен яңартырлык акча бирсәң, гел йомшарып китәр сыман...
Әти белән әнинең кухняда зарланганын качып тыңлап торыр да: “Президентны сүк­мәгез. Мин бит – сезнең улыгыз”, – дияр идем.

Автор: "Кызыл таң" гәзите Редакторы

Читайте нас: