Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 ноябрь 2019, 13:30

Гомер биреп, гомер буе яклаучы, саклаучы сез!

Ә газиз кешеләребез үзләре тиешле дәрәҗәдә якланганмы соң?

Әйтү өчен гаҗәеп назлы, мәгънәле, ягымлы “әни”, “ана” сүзе өч хәрефтән генә торса да, кешенең бар гомерен үз эченә ала. Һәркем гомере буе әнисенең якты хатирәсе белән яши, аның куллары һәм йөрәге җылысын тоя, сөйкемле елмаюын хәтерендә саклый. Җирдә тормышны саклаучылар булган әниләр тирән ихтирам белән баш июгә, мәңгелек мәхәббәткә һәм иң олы хөрмәткә лаек.

Ана булу — гаять олы, мактаулы һәм җаваплы бурыч. Шуңа да аналарны һәм балаларны яклауга, аларның тормыш-көнкүреше белән бәйле социаль мәсьәләләрне хәл итүгә зур игътибар бирелә. Әмма аналарның — балаларын, аннан соң оныкларын тәрбияләүгә куйган көчен болар гына берничек тә каплап бетерә алмый. Аналар алар алдында олы бурычның беркайчан да түләп бетермәслек булуы белән бөек.
Башкортстанда, Русия төбәкләре белән беррәттән, гаилә, аналар һәм балаларга күпсанлы ярдәм чаралары каралган. Шәһәр, район, авылларда яңа балалар бакчалары, мәктәпләр ачыла, киләчәк буынның иҗади үсеше, сәламәтлек саклау һәм гаилә белән ял итү өчен шартлар тудырыла.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров эшен нәкъ социаль өлкәдәге җитешсезлекләрне бетерүдән башлады. Республика Хөкүмәте эшчәнлегендә дә, төп юнәлеш социаль өлкә булып кала — бюджет чыгымнарының 70 процентыннан күбрәге нәкъ шул юнәлештә кулланыла. Балаларның хәвефсезлеге, сәламәтлеге игътибар үзәгенә алынды.
Республикада бала үстерүче гаиләләргә өч дистәгә якын ярдәм чарасы, аларны тормышка ашыру өчен 10 миллиард сум акча бүлү каралган. Аз акча түгел, әмма ул барлык юнәлешләр буенча да ярдәм күрсәтүгә җитми әле.
Кызганычка каршы, төрле сәбәпләр аркасында республикада туым кими. Моны, башка илләрдәге кебек, халыкның яшәү шартлары яхшыру, хатын-кызларның күпчелеге беренче баласын, элекке кебек, 20-21 яшьтә түгел, ә 27-28 яшьтә табуына бәйләргә дә була. Шушыларны күз уңында тотып, республикада махсус программа кабул ителде. Аңа ярашлы, беренче балага 300 мең сум күләмендә акча түләнә. Мондый сертификатлар 900 гаиләгә тапшырылган да инде.
Икенче балага — ана капиталы, өченчесенә җир участогы бирү каралган.
Республикада күпбалалы 46,3 мең гаилә бар. Бу сан буенча без Русиядә — дүртенче, Идел буе федераль округында беренче урында.
Республикада Русиядә беренчеләрдән булып Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы булдырылды, перинаталь үзәкләр төзелде, әниләр һәм бәбиләр арасында үлем очраклары кимеде. Узган елда ачылган перинаталь үзәктә 2 600 бала дөньяга килде. Медицина-генетика үзәге дә эшли башлагач, анда нәселдән килгән чирләрне алдан булдырылачак, ДНК-диагностика буенча яңа мөмкинлекләр булдырылачак, дип көтелә.
Башкортстан “Русия гаиләсе” Халыкара конгрессы һәм Бөтенрусия аналар форумын үткәрү урыны итеп юкка гына сайланмады, Ата-аналар форумының иң беренчесе дә бездә узды.
Кадерле аналар! Безнең һәрберебезнең тормышы сезнең ярдәмнән һәм наздан, сезнең бишек җырыннан һәм кайгыртудан башлана. Үзегез дә дәүләт ярдәмен, кайгыртучанлыгын тоеп, балаларыгыз шатлыгында яшәсәгез иде!

Автор: Резида ВӘЛИТОВА

Читайте нас: