Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 ноябрь 2019, 18:40

Эшкуар күп балалы гаиләгә коттедж бүләк иткән

Хәзер Хәкимовлар Туймазы районының Кандракүл авылына күченәчәк. Анда аларны көтеп торган бу зур коттеджны бер эшкуар бүләк иткән.

Бу хакта Дүртөйледә Әниләр көненә багышланган форумда билгеле булды. Чарага республиканың 30 районыннан хатын-кызлар җыелды. Алар-хезмәт ветераннары, медиклар, педагоглар, мәдәният эшлеклеләре, барысы да үз балаларын лаеклы тәрбияләгән әниләр.
Аларның иң яхшыларына республиканың 100 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырылды. Ә Гафури районыннан күп балалы Хәкимовлар гаиләсенә 160 квадрат метрлы ике катлы коттедж ачкычы тапшырдылар. Гаиләдә биш бала, ире инвалид, хатыны эшләми, бердәнбер керем чыганагы - балалар пособиеләре һәм пенсиясе.
Бу зур гаилә 1953 елда төзелгән иске йортта яшиләр. Хәзер Хәкимовлар Туймазы районының Кандракүл авылына күченәчәк. Анда аларны көтеп торган бу зур коттеджны бер эшкуар бүләк иткән. Бу кешенең исем-шәрифен әйтә алмыйбыз, чөнки ул билгесез булып калырга теләгән.
Әйткәндәй, бүгенге көндә изгелек эшләүчеләр шактый күп. Бу хакта хәбәрләрне бигрәк тә социаль челтәрләрдә еш очратырга мөмкин. Ләкин, билгеле, аларның күбесе популярлык яулау, мактану, җәмгыятьтә исеме яңгырасын өчен тырыша. Ә чын күңелдән изгелек эшләүче кеше кылган гамәлләре турында мактанып йөрми. Хәкимовларга йорт бүләк иткән кешегә афәрин!

Автор : Каспранова Ләйсән

Читайте нас: