Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 ноябрь 2019, 15:50

Синең сүзләр яшәү дәрте бирә

Кышлау-Елга авылында яшәүче дөньядагы иң сөйкемле, иң изге әнием Тәслимә Зәбированы Әниләр көне уңаеннан ихлас тәбриклим!

Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәм. Күңелемдәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салам. Безгә гомер бүләк иткән, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниемә дәшәм.
Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!
Әнием! Синең күзләр шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә кулларың иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.
Шул ягымлы куллар кагылуга, бөтен кайгылар югала. Ә ,,балам” дип аркамнан сыйпасаң, миңа, гүя, очар канатлар үсә. Ә сүзләрең... сүзләрең шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.
Нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә, аз кебек тоела.
Туган оябызга кайчан гына кайтсак та, матур итеп каршы аласың. Кайларда гына булсак та, безнењ кўњеллєр ћєрвакыт синең янда. Без — балаларым дип типкєн йїрєгеңє, без дип тырышып йїргєн эшлєреңє рєхмєтлемен. Бу дїньяда яшєвең — барыбыз їчен дє горурлык ћєм чиксез бєхет ул. Синдәге изгелеклєр, ихласлык, кешелеклелек ћєммєбезгє дє яшєў кїче бирє, иртєгєсе кїнгє ышанычыбызны арттыра.
Безгє кўрсєткєн изгелеклєреңне уйлап та, санап та бетерерлек тўгел. Барысы їчен дє рєхмєт сиңа, кадерлем!
Бўгенге кїнең гўзєл, алдагы тормышың тагын да гўзєлрєк, бєхет касєң тулы, йїзең кояштай нурлы, тормышың матур ђырларга тињ булсын, йїргєн юлларыңны бєхет кояшы яктыртсын, ћєр туачак тањнар сиңа шатлык-сїенеч алып килсен!
Син соң әллә изге фәрештәме,
Әллә инде тылсым иясе.
Йөрәк җылың өчен рәхмәт әйтеп
Килә бүген башны иясе.
Гаиләбез ныклы булсын өчен
Синең җылы, синең наз кирәк.
Синдә генә, бары синдә генә
Барсын сыйдыручы зур йөрәк.
Рәхмәт сиңа, гомер буе безне
Сакладың син һәрбер ялгышудан.
Синең өчен ныклы саулык, бәхет
Сорыйбыз без һәр көн Аллаһыдан.
Иң изге теләкләр белән Нягань шәһәрендә яшәүче кызың Юлия.
Читайте нас: