Кадерле кешемнең еллар үткән саен кыя таулардай көчле ихтыярына, тәвәккәллегенә, күңел сафлыгына сокланабыз. Ул бәләкәй чакта дәресләребезне хәзерләткән, урын җәеп, әкиятләр сөйләп йоклаткан, иртән җитәкләп мәктәпкә алып барган, өй эшләренә, әдәп-сәгадәткә өйрәткән олы ихтирамга лаек кеше безнең өчен. Шуңа да әлегәчә аның йөрәк җылысын тоеп, күңел нурларында коенып, бердәм, дус, тату яшибез.
Ачык йөзле, кардәш-туганнарыбызның олы ихтирамын яулаган әниебез 90 яшьлек күркәм юбилеен билгели. Аңа шушы уңайдан иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып яшә. Йортыбызның яме бит син. Сөеклебез, күркәм бәйрәмеңдә дөньяның бар матурлыгын, сәламәтлекнең корычтаен, кояш нурларының иң җылысын, гомернең озынын, бәхетнең чиксезен, дөньяның барлык шатлыкларын, аклыгын, сафлыгын, балаларыңның ихтирамын, игътибарын тоеп яшәргә насыйп итсен Ходай.
Ак фәрештә булып тугансың син,
Безнең өчен өзелеп, җан атып.
Ак күңелле, саф күңелле әнием,
Син бит яшәү яме бирәсең.
Ак бәхетләр теләп синең алда,
Күңелең синең саф чишмәдәй,
Карашларың назлы таң нуры.
Син бит, әни, безнең өчен,
Күңел түреннән чыккан хөрмәт һәм мәхәббәт хисләреннән генә торган теләкләрне кызың Раидә җиткерә.