Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 ноябрь 2019, 14:45

Салым түләргә онытма!

Узган елгы милек салымын түләүнең соңгы көне - 2 декабрь.

Агымдагы елның 3 декабреннән закон белән билгеләнгән вакытта салым түләмәгән гражданнар автомат рәвештә бурычлы була. Русия Федераль салым хезмәте рәсми сайтының «Физик берәмлекләр өчен шәхси кабинет» сервисында электрон рәвештә салым белдерүләре урнаштырылган. Сервиска тоташмаган республика халкына квитанцияләр почта аша җибәрелгән. Салым хәбәрләре алмаган гражданнарга Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе аны күпфункцияле үзәкләр офисларында яки теләсә кайсы салым органында алырга тәкъдим итә.
Узган ел өчен милек салымнарын түләү вакыты чыгу алдыннан Башкортстанның салым органнары Уфаның һәм төбәкнең эре сәүдә комплексларында гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәрә, анда милек салымнарын түләү кәгазьләре, физик берәмлекләрнең милек салымнарын исәпләү һәм түләү мәсьәләләре буенча консультацияләр алырга, бюджет алдындагы бурычлар турында мәгълүматны ачыкларга була. Гражданнарга уңайлы булсын өчен Башкортстанда салым инспекцияләрнең эш сәгатьләре озайтылды. Агымдагы елның 6 декабренә кадәр салым инспекцияләре офислары эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр кабул итә.
Милек салымнарын теләсә нинди уңайлы ысул белән түләргә мөмкин:
1. Русия Федераль салым хезмәте сайтындагы «Физик берәмлекләр өчен шәхси кабинет» һәм «Физик берәмлекләр салымнарын һәм пошлиналар түләү» интернет-сервислары ярдәмендә;
2.Русия банкының яки почтасының теләсә кайсы бүлегендә;
3. Түләү терминаллары аша.
Игътибар итегез, салымнарны вакытында түләмәү бурычлыга карата бурычларны мәҗбүри түләттерү, милеккә арест салу, Русия Федерациясеннән читкә чыгуны чикләү һәм башка күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Автор: Ример Насретдинов

Читайте нас: