Ышаныч
-6 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 ноябрь 2019, 18:30

Минем фәрештәм

Аллаhы Тәгалә әни кешене җир йөзенә бала сөюче, бала көтеп торучы, аны хәстәрләүче бер фәрештә итеп бүләк итә.

Аллаhы Тәгалә әни кешене җир йөзенә бала сөюче, бала көтеп торучы, аны хәстәрләүче бер фәрештә итеп бүләк итә.
Минем фәрештәм, минe якты дөньяга килү белән:
«Бисмиллаһи-иррахман -иррахим» дип, кочагына алып, алтын йөрәкле, күкрәгенә сала. Шул мәлләрдән бирле, фәрештәм салкында — өшетми, эсседә — пешерми, явыз күздән, явыз кулдан саклады. Үз җанын һәм гомерен кызганмый hәрвакыт «Кадерле балам!» диде. Ул фәрештәнең исеме дә бик гади генә. Алтын йөрәкле әнием Зарипова Мәмдүнә Габделгаян кызын чын күңелемнән Әниләр көне белән тәбрик итәм!
Газиз әнием!
Иң сөйкемле күзләр синеке!
Йомшак, җылы куллар синеке!
Иң-иң татлы сүзләр синеке!
Иң-иң назлы җырлар синеке!
Синсез дөнья күрмәс идек,
Синсез берни белмәс идек,
Синсез берни кылмас идек,
Синсез кеше булмас идек.
« Әни!» иң бөек исем
Нәрсә җитә әни булуга?
Хатын-кызның бөтен матурлыгы,
Чибәрлеге әни булуда.
Ходай сиңа биргән кызганмыйча
Изге күңел, сабыр йөрәкне
Онытма син, әни, онытма син
Һәрвакыт та безгә кирәкне.
Һәр кешегә әнисе кадерле,
Һәркемгә дә әни бик кирәк.
Дүрт балаңа син дә берәү генә,
Синең кебек әниләр сирәк.
Күкрәгеңнән алып йөрәгеңне,
Дүрт балаңа бүлеп бирдеңме?
Кисәк-кисәк бүлеп таратканда
Бәхетле бул балам, дидеңме?
Әни-әни, әнекәем,
Минем ныклы терәгем
Сорыйм синнән бәгырькәем
Алтынмы әллә йөрәккәең?
Күк йөзендә ничә йолдыз?
Меңләгән һәм миллионнар …
Һәр әнинең күкрәгенә,
Тагар идем янып торган медальоннар.
Бәйрәм белән кадерле Әниләр!!!
Эльмера Гайбатова. Аскын авылы.
Читайте нас: