Ышаныч
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 ноябрь 2019, 14:25

Ирләр көне белән, җәмәгать!

Халыкара ирләр көне

19 ноябрьдә Халыкара ирләр көне бәйрәм ителә. Быел бәйрәмнең юбилее да икән әле – 10 тапкыр билгелибез!
Тәүге тапкыр Ирләр көнен утраулы дәүләт Тринидад һәм Тобагода билгеләгәннәр. Озак та үтми, Берләшкән дәүләтләр оешмасы һәм ЮНЕСКО күтәреп алу сәбәпле, бәйрәм күп илләрдә үткәрелә башлаган. Бүген аны дөньяның 60тан артык илендә бәйрәм итәләр.
Бөтендөнья ирләр көнен бәйрәм итүне доктор Джероме Тилуксингх тәкъдим иткән. Ул моның белән ир-егетләрнең гаиләдә һәм җәмгыятьтә мөһим роль тотуын ассызыкларга теләгән. 19 ноябрь көне дә бер дә юктан сайланмаган: бу көнне докторның барсына да үрнәк булырлык кадерле әтисе дөньяга килгән икән.
Халыкара ирләр көне бәйрәме белән сезне котлыйбыз!
Сезгә сәламәтлек, гаилә тигезлеге, хезмәт уңышлары, тормыш авырлыкларын җиңәргә көч-күәт, бәрәкәтле тормыш телибез.

Гомерләр дә озын булсын, дибез
Бәхетләр дә булсын гомерле!
Белеп яшәгез Сез – безнеӊ өчен
Сез иӊ газиз һәм иӊ кадерле!

Читайте нас: