Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 ноябрь 2019, 15:40

Газизләрдән-газиз әнием!

Сөекле әнием Миләүшә Нурмөхәмәт кызы Хөсәенованы Әниләр көне белән ихлас котлыйм һәм йөрәк түремдәге иң изге теләкләремне җиткерәм.

Әни — дөнья иң кадерле, сине ихлас яратучы, күз карашыңнан аңлаучы, авыр чакта юатучы, һәрчак ярдәм итүче, җанын фида кылырга әзер торучы олы йөрәкле кеше. Аның бөтен бөеклеген, газизлеген үзең әни булгач, тагын да ныграк аңлыйсың икән.
Сөекле әнием Миләүшә Нурмөхәмәт кызы Хөсәенованы Әниләр көне белән ихлас котлыйм һәм йөрәк түремдәге иң изге теләкләремне җиткерәм.
Сөйкемле карашың кояшка тиң,
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергәчә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Изге теләкләр белән Эльза Гыйльванова. Аскын авылы.
Читайте нас: