Төбәктә кисәк кенә салкынайту көтелә. Ноябрьнең тәүге өлеше республика буенча җылы булса (нормадан 1-4° градуска югарырак), бу эш атнасыннан төбәккә салкын арктик һава киләчәк.
Башгидромет мәгълүматлары буенча, 18 ноябрьдән алып салкын һава массалары Уралга төньяк-көнчыгыш агымнары белән килә башлаячак.
19 ноябрьдә көн барышында һава температурасы республика буенча -8,-13° градуска кадәр түбәнәя башлаячак. 20 ноябрь төнендә исә һава температурасы -15,-20° градуска кадәр төшмәкче, көнчыгыш районнарда термометр баганалары -25° градусны күрсәтәчәк дип фаразлый синоптиклар. Көндез -9,-14°, көнчыгыш буенча - 18° кадәр.
19 ноябрь көнне синоптиклар уртача күләмдә кар вәгъдә итә. Республикага салкыннар иңгән вакытта кар катламы бик биек булмаячак, диләр белгечләр.
Автор : Шакирҗанова Әлфия