Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 ноябрь 2019, 17:20

“Сандугачтан моңнар отып...”

Бу көннәрдә җырчы тамашачыларына “Сандугач моңнарын отып...” исемле тамаша тәкъдим итә.

Күптән инде үз тамашачысын тапкан башкорт сандугачы Башкортстанның халык артисты Римма Анагилдинаны, “Кыпчак кызы”н белмәгән кеше юктыр. Римма Амангилдина иҗаты турында сүз алып барганда, халык күңелендә аның башкаруындагы күпсанлы халык җырлары, милли композиторларыбыз әсәрләре искә төшәдер. Әйе, кабатланмас моңы, үзенчәлекле тавышы белән күңелләрне әсир иткән кыпчак кызы Римма Амангилдина. Республика һәм Русия буйлап кына түгел, ә Европа илләрендә, Кытайда, хәтта Америкада башкорт моңын яңгыратып таң калдырган җырчы үзенең яңа концерт программасында көтеп кала.

Бу көннәрдә җырчы тамашачыларына “Сандугач моңнарын отып...” исемле тамаша тәкъдим итә. Концертта җырчының иҗатташ дуслары Башкортстанның халык артисты Индира Әсәдуллина (рояль), Башкортстанның атказанган артистлары Марсель Котыев, Евгения Цыпина (бию), Алия Нургалиева (бию), халыкара һәм республика конкурслары лауреатлары Рәфис Сирусин, Таһир Шаһивәлиев (баян), Илнур Хәйруллин (курай), биючеләр Рөстәм Ганәлипов, Регина Баракова һәм республикабызның йөзек кашы, Башкортстанның Халык уен кораллары милли оркестры (җитәкчесе Линар Дәүләтбаев) катнаша.Тамашаның режиссеры – Башкортстанның атказанган артисты Рәмзия Мөхәммәтшина.


Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас: