Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 ноябрь 2019, 18:15

“Ел тәрбиячесе-2019” бәйгесе лауреатлары билгеле

15 лауреат арасында Башкортстан тәрбиячесе дә бар.

"Русиянең ел тәрбиячесе-2019" Бөтенрусия конкурсының 15 лауреаты исемнәре билгеле булды.
Мәскәү өлкәсендә “Ел тәрбиячесе – 2019” Бөтенрусия һөнәр осталыгы конкурсы бара. Кичә бәйгенең 15 лауреаты билгеле булды. Алар арасында Башкортстаннан Мария Заплохова да булуы аеруча сөенечле.

Лауреатлар тагын ике сынау үтәчәк. Аларга “Минем уңышлы проектым” дигән темага доклад-презентация белән чыгыш ясарга һәм “Профессиональ сөйләшү” ток-шоуында катнашырга туры киләчәк.

“Русиянең ел тәрбиячесе-2019” конкурсының абсолют җиңүчесе 20 ноябрьдә билгеле булачак.
Фото: ачык чыганаклардан.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Читайте нас: