Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 ноябрь 2019, 17:03

Дәрескә соңга калучылар... шик тудыра

Хәзер андый укучыларны мәктәпкә бик каты тикшереп кертәчәкләр.

Соңгы вакытта мәктәпләргә, колледжларга корал белән кереп, атыш оештырган үсмерләр турында ишетелеп кенә тора. Белем бирү учреждениеләрендә ату очракларын булдырмас өчен дәрескә соңга калганнарны металл детектор ярдәмендә мәҗбүри рәвештә тикшерергә кирәк, дип саный “Хәвефсез мәктәп” ассоциациясе президенты Сергей Саминский.

Аның сүзләренә караганда, оешма төрле илләрдәге белем бирү учреждениеләрендә һөҗүм итүнең 391 очрагына анализ ясаган. Нәтиҗә һөҗүмчеләрнең һәрвакыт дәрескә соңга калып килгән кешеләр булуын күрсәткән. Моннан тыш, аларның тышкы кыяфәте дә үзенчәлекле: камуфляж кием, кара берцлар, бармаксыз перчаткалар.

Эксперт шулай ук җинаятьчеләрнең зур рюкзаклар һәм чемоданнар, инструментлар өчен чехлоллар йөртүен билгели. Аның ассызыклавынча, менә шуларны тикшереп кертергә кирәк, чөнки аларда корал булырга мөмкин.


Фото: ачык чыганаклардан.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: