Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 ноябрь 2019, 18:30

Авариядә ике студентның гомере өзелгән

Юл-транспорт һәлакәте Дүртейле -Нефтекама юлының 50нче километрында булган. "Рено Логан" машинасына идарә иткән 19 яшьлек егет "УАЗ" микроавтобусына килеп бәрелгән.

4 кеше дәваханәгә озатылган
Юл-транспорт һәлакәте Дүртейле -Нефтекама юлының 50нче километрында булган. "Рено Логан" машинасына идарә иткән 19 яшьлек егет "УАЗ" микроавтобусына килеп бәрелгән.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә 18 яшьлек ике егет һәлак булган. Пассажирлар «Рено» машинасы водителенең курсташлары булган.

Җитди имгәнүләр белән ике машина водителе, шулай ук җиңел автомобильнең ике пассажиры - Аскын районында яшәүче 19 яшьлек һәм Агыйделдә яшәүче 18 яшьлек студент дәваханәгә озатылган.

Автор: Ример Насретдинов

Читайте нас: