Ышаныч
-21 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 ноябрь 2019, 13:10

Туган көнең белән, Кыш бабай!

Тылсымлы бабаебыз аны 18 ноябрьдә билгеләп үтә. Һәм бу очраклы түгел, чөнки нәкъ шушы көннәрдә кышкы суыклар хакимлек итә башлый

Быел ул... ундүртенче тапкыр билгеләнә

Һәркемдә дә булган кебек, Кыш бабайның да туган көне бар икән. Тылсымлы бабаебыз аны 18 ноябрьдә билгеләп үтә. Һәм бу очраклы түгел, чөнки нәкъ шушы көннәрдә кышкы суыклар хакимлек итә башлый. Менә бездә дә кар төшми ята, Кыш бабайның туган көнен бергәләп көтсәк, кар да явар әле. Ә туган көне 2005 елдан бирле бәйрәм ителә.
Кыш бабай Русиянең Вологда өлкәсе Бөек Устюг шәһәрендә үзенең зур биләмәләрендә оныгы — Кар кызы белән яши. Ул салкын ярата, карлар яудыра, елгаларны бозга катыра.
Ә Кар кызының туган көне — 4 апрель. Бәйрәм 2009 елдан бирле билгеләп үтелә. Кар кызы Костромада туган дип санала. Ел саен яз башында анда Бөек Устюгтагыдан ким бәйрәм оештырмыйлар. Икенче танылган Яңа ел тылсымчысы Санта-Клаус 6 декабрьдә туган көнен билгели.

Кайда, нчек атыйлар?

Карелиядә — Паккайне,
Бурятиядә — Саган Убген,
Удмуртиядә — Тол Бабай,
Марий Элда — Юшто Кугыза,
Мордовиядә —Якшамо Атя,
Чувашстанда — Хел Мучи,
Ямал-Ненец округында — Ямал Ири,
Тывада — Соок Ирей,
Ә үзебездә — Кыш бабай, Кар бабай, Суык бабай...

Үз резиденциясе бар

Башкортстанда ул Ишембай районында, ә Татарстанда Казаннан 80 чакрым ераклыкта Арча районында Ия елгасы ярындагы әкияти матур, карлы, ылыслы урман эчендә урнашкан. Резиденция берьюлы 50 кешелек төркемне кабул итә ала, ә көн дәвамында уртача 300ләп кеше Кыш бабайда кунакта була. Резиденциягә килеп җитү белән әкият иленә эләккән кебек буласың. Капка төбеннән Шүрәле каршылый, Кыш бабай янына барып җитәр өчен төрле маҗаралар узарга кирәклеген, әкият геройлары белән очрашу көтүен белдерә. Шунда ук Батыр, Таһир һәм Зөһрә, Убырлы карчык, Аждаһа белән танышасың, бергәләшеп уйнап күңел ачасың, алар әзерләгән биремнәрдә катнашасың.
Ниһаять, Кыш бабайның үзен күрү мөмкинлеге туа. Яшел тун, түбәтәй, чигүле күн читек кигән шушы татар тылсымчысы килүчеләрне ана телендә сәламли, хәл-әхвәлләр сорашып, кунакларны җырлата, биетә. Шунда балконда күренгән Кар кызы һәркемне җылы сәламләп, өйгә узарга чакыра.
Икенче катка Кыш бабайның бүлмәсенә илтүче бормалы баскыч тылсымлы, чөнки ул теләкләрне чынга ашыра, диләр. Бүлмәнең түр башында бабакайның йокы урыны, өстәл өстендә зур самавыр, балаларның хатларын укый торган тылсымлы өстәле, килгән кунакларның теләкләрен язып салу өчен зур-зур тәпәннәр, күз явын алырлык чыршы һәм башка күп кенә әйберләр белән танышасың, янәшәдә урнашкан бүлмәдә курчак спектакле карыйсың. Кул эшләренә өйрәнү бүлмәсендә кәгазьдән кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс та бар. Ахырда Кыш бабай һәр кунакны Яңа ел бүләге һәм махсус мөһер сугылган грамота белән бүләкли.

Бөек Устюгта бар “туганнары” җыела

Бөек Устюг 1999 елда рәсми рәвештә Кыш бабайның туган ягы дип таныла. Шуңа да биредә аның туган көненә яхшылап әзерләнәләр. Кыш бабайга котлау открыткалары салу өчен махсус тартма ачыла. Биредәге балалар гына түгел, килгән туристлар да бу мөмкинлектән бик теләп файдалана, котлау сүзләрен, изге теләкләрен хат аша юллый. Әйтергә кирәк, бүген Кыш бабай да заманнан артта калмый, ул рәхәтләнеп яңа технологияләр куллана. Электрон почта аша балалардан хатлар ала, социаль челтәрдә блог алып бара һәм коллегалары белән кесә телефоны аша сөйләшә.
Аның ярдәмчеләре һәр ел саен Кыш бабайга матур чигүләр белән бизәлгән костюм бүләк итә. Балаларның яраткан әкият бабаен котларга башка илләрдән “туганнары” һәм “коллегалары”: Финляндиядән — Йоулупукки, Франциядән — Пэр Ноэль, Якутиядән — Чисхан, Карелиядән — Паккайне, Чехиядән — Микулаш, Голландиядән — Синтаклаас, Норвегиядән — Юлебукк, ә Костромадан Кар кызы килә.
Бу көнне Бөек Устюгның үзәк мәйданында искиткеч тамаша оештырыла һәм, традиция буенча, иң беренче Яңа ел чыршысында утлар кабына. Бу бәйрәмнән соң, Кыш бабай Русия шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыга, һәркайсында аны түземсезләнеп көтеп алучы балалар белән очраша һәм алар белән бергәләп Яңа ел чыршысында утлар кабыза. Ә бу инде тиздән — могҗизалар тулы Яңа ел бәйрәменә нибары 44 көн калды дигән сүз!

Тарихы нинди?

Кыш бабайның туган көне — 18 ноябрь. Ә һөнәри бәйрәме 31 декабрь буладыр. Яңа ел каршылаганда — ул иң кадерле кунак. Ә бу бәйрәм турында ниләр мәгълүм соң?
Яңа елны бәйрәм итә башлау безнең эрага кадәрге III меңьеллыкка – Месопотамиягә барып тоташа. Вавилон халкыннан — иудейлар, аннары греклар аша бу вакыйга Көнбатыш Европага кадәр килеп җитә. Аннары инде Җир шарының башка илләренә тарала.
Яңа елны бәйрәм итү вакыты төрлечә булган. Аны язын да, җәй көне дә, көзен дә, без гадәтләнгәнчә кыш көне дә бәйрәм иткәннәр. Хәзерге вакытта исә күпчелек илләрдә Яңа елны 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә бәйрәм итәләр.
Борынгы Русьта X-XV гасырларда Яңа елны 1 мартта бәйрәм иткәннәр, 1348 елда бәйрәм 1 сентябрьгә күчерелгән, ә 1699 елда Русия императоры Петр I халыкны яңа указы белән шаккатыра. Ул ел башын 1 сентябрьдән 1 гыйнварга күчерә. Бу бары тик календарьдагы дата гына булмасын өчен үз указында өйләрне чыршы һәм артыш ботаклары белән бизәргә, матур итеп киенергә, мушкетлардан атарга, ракеталар аттырырга боера.
Чыршы бизәү турында беренче рәсми мәгълүматлар XVII гасырга карый. Тарихчылар сүзләренчә, Раштуа уңаеннан беренче чыршыларны Эльзаста бизи башлыйлар. Төсле кәгазьдән ясалган розалар, алмалар, печенье, шикәр кисәкләре һәм мишура беренче уенчыклар була. Русиядә Яңа ел чыршысын XIX гасырда да, XX гасыр башында да бик яратып бизиләр. Әмма 1918 елда большевиклар бу гадәтне тыя: әлеге традиция дини бәйрәм – Раштуа белән бәйле дип белдерә. Чыршы бизәү гадәте 1935 елда гына кире кайта.
Беренче пыяла чыршы уенчыгы Тюренгиядә (Саксония) XVI гасырда ясала. Чыршы уенчыкларын күпләп җитештерү исә XIX гасырда гына башлана.
Ә менә Кар кызы образы Русиядә уйлап табыла. 1873 елда Александр Островский “Снегурочка” пьесасын яза. Кар кызы, Кыш бабайның оныгы буларак, XX гасырның 50нче елларында Кремль чыршы бәйрәмнәре өчен язылган сценарийлар аша таныла.
1843 елда Лондонда беренче яңа ел открыткасы бастырыла. Шул рәвешле, Яңа елга открыткалар җибәреп тәбрикләү традициясе барлыкка килә.
Барыбызга да таныш “В лесу родилась ёлочка” җыры беренче тапкыр “Малютка” балалар журналында 1903 елда ук басылып чыга. Бары тик ике елдан соң гына композитор Леонид Бекман Раиса Кудашева шигыренә музыка яза.
1947 елга кадәр 1 гыйнвар гадәти эш көне була. Календарьга үзгәреш Югары Совет Президиумының 1947 елның 23 декабрендәге указы буенча кертелә. Шуңа да 1948 елны СССР халкы инде ял итеп каршы ала.
Ил лидерының Яңа ел котлавы 1970 елда барлыкка килә. Беренче елда бу тәбрикләү бәйрәм котлавына бер дә охшамаган була. КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре Леонид Брежнев үз чыгышында озаклап бишьеллык нәтиҗәләре, коммунизм төзү һәм дәүләт мәсьәләләре хакында сөйли. Киләсе елдагы котлау инде күпкә кыскарак була.
2009 елда Русия Пенсия фонды Бөек Устюг Дед Морозына “Әкияти хезмәт ветераны” дигән исем бирергә карар кыла. Пенсия фондының Вологда бүлекчәсе җитди рәвештә әкияти геройга бөтен дөнья буйлап пошиларда бушлай йөрү хокукы биргән таныклык тапшыруга чакыра.

Автор: Сәхифәне

Читайте нас в