Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 ноябрь 2019, 15:05

“Тугрылык өчен рәхмәт!” акциясе дәвам итә

2019 елның 15 октябреннән “Тугрылык өчен рәхмәт!” акциясен игълан иткән идек. Бу хакта район гәзите битләрендә, сайтларында хәбәр ителде. Акция максаты — гәзитнең иң иске номерын китерергә, ягъни 1931 елның ноябреннән чыга башлаган саныннан башлап.

Мөгаен, кайберәүләрдә район гәзитенең “саргайган гәзит битләре” сакланадыр. Шундый гәзитләр булса, редакциягә алып килегез, ни өчен алар сездә саклана, шул хакта сөйләгез. “Саргайган гәзит биләре” ияләрен бүләкләр көтә.
Акциябезгә актив кушылучылар саны артуы куандыра. Димәк, гәзитебезнең элек-электән тугры дуслары булган. Әлбәттә, бу күренеш тик хуплауга гына лаек.
Аскын авылында яшәүче Фларид Гаденан улы Әхмәтшин шушы көннәрдә редакциябезгә “Ленинчы” гәзитенең 1964 елның апрелендә чыккан санын алып килде һәм фикерләре белән уртаклашты.
— Гәзитнең шушы санында Ә.Фәүзетдиновның “Терлекчелек продуктлары саталар” дигән мәкалә бастырылган. Анда әтием Гатият Әхмәтшин турында язылган. Ул Ключи сельпосында сатучы булып эшләгән һәм һәрвакыт алдынгылар рәтендә булган. Авыл, район, ил үсеше өчен саллы өлеш керткән әтием белән чиксез горурланам. Шуңа да гәзитнең шушы “саргайган бите” минем өчен бик тә кадерле. Гомумән, безнең гаилә архивында үткән тормышны, тарихны чагылдырган нинди генә вакытлы басма сакланмый!? Әтием элек-электән үзенә кирәк дип тапкан мәгълүматларны, орден-медальләрен, Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын туплап, җыеп барган. Без бу гаилә кыйммәтләрен күз карасыдай саклыйбыз, — ди эчке эшләр бүлеге ветераны.
Әйткәндәй, 2019 елның 20 декбарендә йомгак ясала, җиңүчеләр бүләкләнә.
Читайте нас: