Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 ноябрь 2019, 13:10

Солдат булу җиңелме?

Русиядә Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне беренче тапкыр 1992 елның 15 ноябрендә билгеләнә. Аның максаты – игътибарны патриотик тәрбия бирүгә юнәлтү. Нигездә, бәйрәмне армия белән бәйле кешеләр билгели. Бу көнне Русия шәһәрләрендә, күбесенчә хәрби комиссариатлар көче белән, армиягә чакырылучылар өчен патриотик чаралар, ветераннар белән очрашулар, хәрби частьларга экскурсияләр, хезмәткә чакырылучыларның әти-әниләре өчен консультацияләр оештырыла. Солдатлар төрле көрәш алымнарын күрсәтә.

Быел көз Башкортстаннан 5 меңгә якын егет Русия армиясе сафларын тулыландырачак
Армия... Гади генә тоелган бу сүзгә тирән мәгънә салынган. Япь-яшь егеттән кыю ир-атларга әверелеп кайта торган чыныгу мәк­тәбе ул. Армиядә хезмәт иткән егетләр элек-элек­тән абруйлы саналган. Солдатка алынырга ярак­лысың икән, димәк, син сау-сә­ламәт, таза егет. Андый­ларның кызлар алдында да дәрәҗәсе зур булган. Шундый егет­ләр­нең берсе Илгиз Исхаков­ның армиядә хезмәт итеп кайтуына әле бер ел гына тула. Ул андагы вакытны елмаеп исенә төшерә.
– Егетләргә хас булганча, бәләкәй­дән үк полицейский булырга хыялландым. Балачакта атышлы уйнаганда да мин гел полицейский булырга тырыша идем. Бәлки шуңа да үскәч армиягә барасы килгәндер. Ничек поездга утырып китүем әле дә күз алдында. Озатучылар елый. Бу мизгел һәр солдатның исендә каладыр дип уйлыйм, – ди Илгиз.
Илгиз 18 яше тулгач та армиягә алынмый әле. Беренчедән, Уфа авиация техник университетына укырга керә. Анда ныклап спорт белән шөгыльләнә. Кикбоксингны үз итә. Уку йортында үткән ярышларда күп җиңүләр яулый. Арытаба мини-футбол белән кызыксына башлый. Бүген дә ул спортны үз итә. 4 еллык укуны тәмамлагач та Илгиз шул ук уку йортына магистратурага укырга керә. Анда ике ел укып, магистр дипломын яклагач, көзге чакырылышта армия сафларына алына.
– Дөресен генә әйткәндә, армиягә бару-бармавым турында сорау соңга кадәр җавапсыз торды. Чөнки табиблар сәламәтлегемдә ниндидер тайпылышлар тапты. Озак кына бер табибтан икенчесенә йөрергә туры килде. Шуңа да декабрь башында гына хезмәткә алдылар. Озату кичәсе үткәрергә дә вакыт калмады. Армиядә өч атна хезмәт итүгә Яңа ел да килеп җитте. Гомумән, язгы чакырылышта армиягә китә алмавыма үкендем. Чөнки, уйлавымча, җәй килгән солдатларга уңайлырак. Бе­ренчедән, җылы көннәр хезмәт итә башлаганда зур роль уйный. Чөнки армиядә дөрес атларга өйрәтәләр. Шулай ук, иртән өч километр йө­гертәләр, гимнастика ясаталар. Ә суык вакытта бу күне­гү­ләрдән соң күп солдатлар дәваханәгә эләгә, – ди ул.
Илгизне ярты ел хезмәт иткәннән соң, Әрмәнстанга җибәрәләр. Гому­мән, ул хезмәт иткән ротадан анда берничә кешене генә алганнар.
– Әрмәнстанда хезмәт миңа ошады. Беренчедән, анда хезмәт итүчеләргә акча күбрәк түләнә. Икенчедән, Башкортстаннан читкә ерак киткән юк иде дип әйтергә дә була. Әрмәнстан табигате белән үзенә гашыйк итте. Биредә төрле кораллардан атып карадым, шулай ук төрле техникада йөрү мөмкинлеге дә булды. Яхшы хезмәт иткән өчен медаль белән бүләкләделәр. Офицерлар белән уртак тел таба алдым. Алар кушканны үтәргә тиешсең. Тыңлаучаннарны хөрмәт итәләр. Ә инде ниндидер эштән качып йөрсәң, ел буе идән юарга мөмкинсең. Әмма идән юу ул “дедовщина” дигән сүз түгел. Үзеңне уңай яктан күрсәтә алсаң, хезмәтең дә яхшы үтәчәк.
Яңа гына армиягә алынучыларга берничә киңәш бирер идем. Армиягә сержант һәм офицерларның погондагы билгеләрен белеп барсагыз, сезгә күпкә җиңелрәк булачак. Шулай ук, солдат үз бурыч­ларын яттан белергә тиеш. Аны ятлап барсагыз, сездән беркайчан да идән юдыртмаячаклар. Сезгә боларны барыбер өйрәнергә кирәк булачак. Шулай ук, әти-әнилә­регезгә шалтыратырга онытмагыз. Чөнки алар безнең өчен һәрчак кайгырып тора, – ди Илгиз.
Бер ел хезмәтен тәмамлагач, Илгизне Әрмәнстанда контракт буенча калырга чакырганнар.
– Чыннан да, контракт буенча калу нияте бар иде. Чөнки биредә хезмәт хакы да яхшы. Әмма әнием: “Кайт, эш бетмәс”, – диде. Аның сүзе дөрес булды. Балачактагы полиция хез­мәткәре булу хыялы тормышка ашмаса да, яхшы хезмәт хакы түләнә торган урында эшлим. Гомумән, армия мине чын егет итеп тәрбияләде, – ди Илгиз Исхаков.

Безнең егетләр кайларда хезмәт итә?

Быел көз республикадан хәрби хезмәткә 5 мең егет чакырылачак. Русия буенча октябрьдән – декабрьгә кадәр 132 мең кеше солдатка озатылачак.
Республиканың хәрби комиссары Игорь Харченко сүзләренә караганда, безнең егетләрнең күпчелеге Көнбатыш хәрби округка озатылачак. 3 меңгә якын кеше коры җир гаскәрләренә җибә­реләчәк.
Быел яз чакырылучылардан да әлеге гаскәрләргә шул кадәр күләмдә кеше озатылган. Һава-космос гаскәрләренә – 500, Хәрби-диңгез флотына – 153, үзәктәге частьларга – 300, тимер юл гаскәрләренә – 180, Русия Оборона министрлыгының Баш идарәсенә – 120, хәрби идарәнең үзәк органнарына – 25, Русия милли гвардия гаскәрләренә 300 кеше озатылган. Республика вузларын тәмамлаган һәм теләк белдергән 17 кешенең алтысы Кораллы Көчләрнең Хәрби-фәнни комитеты тарафыннан фәнни роталарга сайлап алынган. Аларның икесе Анападагы “Эра” хәрби инновацион технополиста хезмәт итә. Ә 2014 елдан исә хәрби роталарда Башкортстаннан 63 кеше хезмәт үткән һәм үтә. Шуларның иң күбе – 21 кеше – узган ел чакырылган.

Автор: Ример НАСРЕТДИНОВ

Читайте нас: