Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 ноябрь 2019, 16:20

Пенсионерларга 12 мең сум кире кайтарыла

Президент Владимир Путинның май указларын үтәү максатында “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада пенсионерларга һәм инвалидларга ташламалы хак белән туристик путевкалар бирелә башлады.

Ел ахырына кадәр аны 1,5 мең кеше алачак. 13 ноябрьдән путевка хакларының бер өлешен субсидияләү максатында сертификатлар бирелә башлады. Хәзер “Республикада туризмның социаль ролен үстерү һәм ныгыту” программасы кысаларында ялга киткән акчаның бер өлешен дәүләт кире кайтара.
Әйтик, пенсиягә чыкканнан соң, Фәукинур апа Шәрипова яраткан эшен ташламаган, ләкин ял туында да онытмый. Берничә көннән ул “Танып” шифаханәсенә китәчәк. Ул шушы социаль программа буенча сертификат алган.

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Адель Борһанова белдерүенчә, инвалидларга 12 мең сум күләмендә субсидия бирелә, пенсионерларга — 8 мең сум, ә федераль социаль түләүләр алучыларга, шулай ук, 12 мең сум каралган.

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: