Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 ноябрь 2019, 13:35

Армия сафларында, биргән антына тугры, хәрби бурычын уңышлы үти

Русия Кораллы көчләре сафларында хезмәт итү — кешенең тормышында киләчәк язмышын билгеләүче мөһим этапларның берсе. Илүс Гыйльфанов хәрби бурычын намус үти, ә өендә аның кайтуын якыннары түземсезлек белән көтә.

Илүс белән дуслары, бергә уйнап, кичләрен футбол тибеп үскән, мәктәпкә йөргән күршеләре Айдар Габдуллин һәм Илнар Әминев та армиягә алына. Алар бер туган көннәре дә бер-берсеннән башка үтмәгән, шуңа әти-әниләре дә шундый ук дуслар. Бер урамнан өч егетне берьюлы армиягә озату гадәттәгедән дә дулкынландыргыч була. Иртә таңнан хәрби комиссариат алдында алма төшәр урын юк: булачак солдатларны озатырга бер елга аерылышу алдыннан туйганчы күреп калырга әти-әниләр, апа-абыйлар, дәү әни-дәү әтиләр җыелган.
Илүс Гыйльфанов хәрби хезмәткә Мәскәү өлкәсенә аерым билгеләнеш эчке гаскәрләр частенә эләгә. Анда хәрби ант кабул иткәнчегә кадәр үк үзен җаваплы, тәртипле, җитди солдат итеп күрсәтә һәм “Әзерлек җыеннарында урынлы инициатива, тырышлык, югары күрсәткечләр, яхшы хәби әзерлек күрсәткәне өчен” Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Әйтергә кирәк, Илүс Аскын 2нче мәктәбендә укыган чагында да спорт белән шөгыльләнә: футбол уйный, ярышларда катнаша һәм команда составында берничә тапкыр призер була. Аннары колледжда да югары нәтиҗәләр күрсәтә. Шулай итеп, яхшы физик әзерлек һәм чыныгу армия хезмәтендә дә зур роль уйный. Анда да ул күнекмәләр һәм нормативлар үтәүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Хезмәтенең беренче аенда күрсәтмә чыгышылар әзерләү төркеме составына алына.
Күптән түгел Илүс Гыйльфановка Кутузов орденлы, Кызыл байраклы “Витязь” махсус билгеләнеш үзәге начальнигы “Вазыйфа бурычларын үтәгәндә һәм хәрби әзерлектә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен” Мактау грамотасын тапшырган.
Аның өйгә кайтуын әти-әнисе һәм ике энесе түземсезлек белән көтә.
Зинира Батырова.
Фото архивтан.
Читайте нас: