Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 ноябрь 2019, 15:15

Яшьләр, өметлеләр, максатчаннар

Аскын 1нче мәктәбенең 18 ел дәвамында эшләп килгән “Стопудово” шаяннар һәм зирәкләр командасы югары нәтиҗәләргә иреште.

Командага яңгырап торган, үзенчәлекле исемне география укытучысы Зөһрә Арсланова бирә. Ул башлангыч сыйныфлар укытучысы Варвара Митрошина һәм инглиз теле укытучысы Светлана Зәйләмова белән “Стопудово” командасына нигез сала, әзерли.
Команда шушы еллар дәверендә “Балачакның хәвефсез юлы” республика КВНда дүрт тапкыр җиңү яулый, ә призлы урыннарын санап торасы да түгел. “Стопудово”ның өч ел эшләп килгән әлеге составында — Максим Рогатин, Аделина Ганиятова (10А сыйныфы), Аделина Вәлишина (8А), Динара Шакирова (6А), Илнар Зарифуллин һәм Алина Фәтхетдинова (4А).
Алар 2018 елда Дүртөйле шәһәрендә үткән “Балачакның хәвефсез юлы” конкурсының республика этабында “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң яхшы пропагандалау” номинациясендә җиңү яулый. 2019 елда Караидел авылында ярымфиналда икенче урын яулыйлар.
Команда белән беррәттән ата-аналар да актив эш алып бара: алар һәрвакыт бар яклап та ярдәм итә һәм “Стопудово”ның тугры көярмәннәре булып тора.
Аларның бердәм тырышлыгы уңышка китерә. “Стопудово” 2019-2020 елларда БР КВН Юниор-лигасы фестивале”нең чирекфиналда катнашучылар исемлегенә керә. Чара 1 декабрьдә “Торатау” конгресс-холлында үтә.
Бүген ”Стопудово” төрле конкурсларда һәм чараларда үзләрен бар яклап тырыш, тапыкр, зирәк икәнлекләрен дәлилләгән балалардан тора. Мәсәлән, Максим Рогатин һәм Аделина Вәлишина — “Урал-батыр” халыкара конкурсында җиңүчеләр һәм “Звездная дорожка” балалар-үсмерләр коллективларының төбәк фестиваль-конкурсының II дәрәҗә дипломантлары (“Ренессан” командасы составында), Аделина Ганиятова — информатика буенча олимпиада призеры һәм спортсменка, Илнар Зарифуллин белән Алина Фәтхетдинова — Октябрьский шәһәрендә үткән “Звездная дорожка” иҗади коллективлар фестивалендә катнашкан “Вита” призер-команда составында, Динара Шакирова — “Урал-батыр” конкурсы призеры.
Читайте нас: