Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 ноябрь 2019, 16:55

Шигърият бәйгесе бер тында үтте

Аскынлыларның бай эчтәлекле сәяхәте “Башкортстан” дәүләт концерт залында тәмамланды. Биредә делегация бер тында ”Йөрәк сүзе” шигърият бәйгесен карады.

Мәдәни проект Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына һәм Театр елына багышланды.
Бәйгедә һөнәри актерлык яки режиссерлык белеме булганнар катнашты. Алар арасында танылган башкорт һәм татар театрлары артистлары — Суфия Корбангалиева, Нәгыйм Нургалиев, Римма Каһарманова, Илгиз Таһиров, Гөлназ Мөхәммәдиева, Фәнис Рәхмәтов, Зөлфия Хәлилова, Шаһит Хәмматов, телевидениедә тапшырулар алып баручы Земфира Байбулдина, Фәрвәз Урманшин һәм башкалар бар иде. Аларны әдәбият, сәнгәть өлкәсендә исемнәре танылган шәхесләрдән торган эксперт комиссиясе сайлап алды.
Бәйгене Фирдат Галиев һәм Александр Кузьменко алып барды.
Катнашучылар туган илебез, халык язмышын, киләчәген, матурлыгын, яшәү шартларын чагылдырган шигъри шәлкемнәр укып ишеттерде. Һәр катнашучы үзенчәлекле булуы белән аерылып торды.
Нәтиҗәдә, телевидение алып баручысы, Башкортстанның атказанган артисты Земфира Байбулдина "Йөрәк сүзе-2019" бәйгесе җиңүчесе дип табылды. Аңа автомобиль сатып алырга 500 мең сумлык сертификат тапшырылды. Тамашачылар сөюе призына радио алып баручысы, җырчы Фәрвәз Урманшин лаек булды һәм аңа Бөтендөнья башкортлары корылтаеннан 100 мең сумлык сертификат тапшырылды. Ә инде проект авторы һәм җитәкчесе Наилә Сәфәрголова Бөтендөнья башкортлары корылтаеның "Ал да нур чәч халкыңа" медале белән бүләкләнде.
Светлана Сәлмәнова.
Читайте нас: