Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 ноябрь 2019, 14:00

Иске Күчкилде авылында Маүлит ашы бәйрәме.

10 ноябрь көнне Иске Күчкилде авылының "Суфия" мәчетендә Мәүлит ашы бәйрәме булып үтте

9 ноябрь көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд дөньяга килгән көн. Бу көн бөтен дөнья мөселманнары өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе.
10 ноябрь көнне Иске Күчкилде авылының "Суфия" мәчетендә Мәүлит ашы бәйрәме булып үтте. Кунакка килгән авыл кешеләренә мәчетнең имам-хатыйбы Зөфәр Гимазетдин улы Камалатдинов вәгазь әйтте, Пәйгамбәребез Мөхәммәд тормышы турында сөйләде. Арытаба килгән кунаклар мөнәҗәт әйттеләр һәм бердәм көч белән әзерләнгән мул табын янына рәхим иттеләр. Автор Галимҗянова Айгөл. Автор фоталары.
Читайте нас: