Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 ноябрь 2019, 16:25

Безнең өйнең яме

Делециянең сәфәре “Родина” кинотеатрында дәвам итте. Анда Мостай Кәримнең “Сеңелкәш” – хәрби драмасын карадык. Аны РФ Мәдәният министрлыгы һәм Мостай Кәрим исемендәге фонд ярдәме белән “Мотор Фильм Студия” кинокомпаниясе төшергән. Кинолентаның прокаты белән Walt Disney компаниясе шөгыльләнә. Тамашачы аудиториясенә ул 19 сентябрьдә чыкты.

Башкорт язучысы Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча Русия режиссеры Александр Галибин төшергән «Сеңелкәш» («Сестренка») фильмы мәгънәле, күңелгә үтеп керә торган әсәрләрнең берсе.
«Сеңелкәш» – Бөек Ватан сугышы вакытында ятим калган баланы үзләренә сыендырган башкорт гаиләсе турында. Фильмда мәхәббәт, игелек белән сугарылган вакыйга сурәтләнә. Чит балалар булмый, сабыйлар барысы да әти-әниле булыр­га тиеш дигән фикергә басым ясала. Әсәрдә төп геройлар – Оксана белән Ямил.
Вакыйгалар Башкорт­станда бара. Фильм өчен Уфадан 180 чакрым ераклыктагы Яңа Хәсән авылында 1940 еллардагы мохитне чагылдырган йортларны, ишегалларын махсус төзергә туры килгән. Фильмда Башкортстанның бар матурлыгы, тау­лары, елгалары, үзенчәлекле сөйләме, киенү рәвеше, милли ризык­лары, гореф-гадәтләре, йолалары – барысы да чагыла.
Безнең тарихка, табигатькә, кешеләргә карата шулкадәр зур мәхәббәт тасвирлана. Әйткәндәй, Русия режиссеры Александр Галибинның Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” повесте буенча төшерелгән фильм Ялта шәһәрендә үткән “Евразия күпере” халыкара кинофестивалендә гран-при яулаган.
Светлана Сәлмәнова.
Читайте нас: