Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 ноябрь 2019, 12:55

Башкалабызга фәһемле сәяхәт кылдылар

Халыкның театрларга, концертларга, музейларга барып, ялын файдага уздыруы, үзен рухи яктан баетуы күркәм күренеш. Бу, әлбәттә, тик хуплауга гына лаек.

Узган ялларда Аскын районы башкортлары корылтае рәисе Фәйрүзә Юнысова җитәкчелегендәге делегация республикабыз башкаласына барып, дөнья мәшәкатьләреннән беразга арынып ял итте. Район ак инәйләре, башкорт теле укытучылары һәм башка коллектив вәкилләре күңелләрен баетып, рухи азык алып кайтты.
Делегация сәяхәте М.В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт художество музеендагы экскурсиядән башланды.
Биредә экскурсовод күренекле рәссамнарның төрле картиналары, экспонатлар турында тәфсилләп сөйләп, бай мәгълүмат җиткерде.
Башкорт сынлы сәнгать мәктәбенә нигез салучы, РСФСРның һәм БАССРның халык рәссамы, якташыбыз Федор Кащеевның картиналары урын алган зал безнең күңелгә бик якыны булды.
Рәссамның иҗат темасы — башкорт халкының тормышы-яшәеше, аның тарихы. Рәсемнәрендәге төп геройларның күпчелеге — авыл халкы. Ул аларда авыл хезмәтенә, якташларына карата булга олы хөрмәтен, ихтирамын чагылдырган. Һәрберебез Ф.Кащеевның иҗатына соклану, горурлану хисен белдерде һәм,әлбәттә, истәлеккә фотога төште.
Светлана Сәлмәнова.
Читайте нас: