Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 ноябрь 2019, 13:40

Бәләкәй шырпы кабы гаять зур фаҗигагә китерергә мөмкин

Балалар ут белән уйнау аркасында янгын чыгу очрагы, үкенечкә каршы, сирәк күренеш түгел. Мондый янгыннар ахыры бик аянычлы булырга мөмкин. Балалар утның никадәр куркыныч икәнен аңламыйча, табигатьнең бу могҗизасына тартыла.

Балалар ут белән уйнау аркасында янгын чыгу очрагы, үкенечкә каршы, сирәк күренеш түгел. Мондый янгыннар ахыры бик аянычлы булырга мөмкин. Балалар утның никадәр куркыныч икәнен аңламыйча, табигатьнең бу могҗизасына тартыла.
Өлкәннәр балаларын ниндидер вакытка үзләрен генә калдырып торырга мәҗбүр булган очраклар килеп чыга. Бу бик куркыныч, бигрәк тә балалар бикле фатир яки бүлмәдә калса. Янгын чыккан очракта алар тышка чыгып китә алмаячак. Шаярулар хулиганлыкка әйләнгән хәлләр дә очрый. Балалар кызык өчен өй түбәсеннән, балконнан янучы “самолетлар” очыра, почта тартмасына, ишек тышлыгына утлы кәгазь сала, подъездларга төтен шашкалары ыргыта һәм боларны нинди фаҗигагә китерергә мөмкинлеге турында уйламый. Кагыйдә буларак, балаларның барлык шуклык, мутлыкларында өлкәннәр гаепле: әти-әниләр, апа-абыйлар бәләкәйләрне караучысыз калдыра, шырпыны яшереп куймый, нәрсә белән һәм ничек уйнавын тикшерми, кайчак янган мичне карарга, электр җиһазларын үзаллы кабызырга рөхсәт итә. Әти-әниләр бик сак һәм игътибарлы булыгыз, балаларга янгын хәвефсезлеге турында сөйләгез: беренчедән, өйдән чыгып киткәндә балаларны караучысыз калдырмагыз, икенчедән, шырпыны баланың буе җиткән җиргә куймагыз, өченчедән, балаларга мич ягарга, газ плитәсен, электр җиһазларын кабызырга кушмагыз.
Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен саклауда үрнәк күрсәтегез. Тик хәстәрлегебез, игътибарлыгыбыз белән өебезне, милкебезне һәм иң кадерлесе — балалар гомерен саклап кала алачакбыз.
Миләүшә Хөсәенова әзерләде.
Читайте нас: