Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 ноябрь 2019, 19:05

Уфага галәмәт зур бөркетләр төшкән

Гигант тәүдәле ерткыч кошларны Агыйдел буенда күргәннәр

Гигант тәүдәле ерткыч кошларны Агыйдел буенда күргәннәр.

Шушы көннәрдә Уфа шәһәре читендә гаять зур ерткыч кошларны фотога төшереп алганнар. Канатлылар Крашенниковлар гаиләсенең фотоаппарат объективына эләккән. Кош канатларының колачы якынча ике метр тәшкил итә.Фото авторы әйтүенчә, гигант гәүдәле ерткыч кошлар Агыйдел елгасы буеннан көньякка таба юлланган булган.
Камера төшергән ак койрык-бөркет Европада иң эре ерткыч кошлардан санала. Әлеге кошлар Кызыл китапка кертелгән, Русиядә аларның нибары 25-30 пар булуы билгеле.
Фото: ачык чыганаклардан.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Читайте нас: