Ышаныч
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 ноябрь 2019, 13:50

Уфада Максим Галкинның “Лучше всех” шоуына кастинг үтә

Үзенчәлекле сәләте булган кызлар һәм малайлар өчен Максим Галкинның “Лучше всех” шоуына кастинг үтәчәк.Телепрограмма өчен катнашучыларны сайлап алу 23-24 ноябрьдә Уфада узачак. Кастингта 3 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.

Анда нинди дә булса үзенчәлекле сәләте булган кызлар һәм малайлар катнаша ала.

Үзенчәлекле сәләте булган кызлар һәм малайлар өчен Максим Галкинның “Лучше всех” шоуына кастинг үтәчәк.Телепрограмма өчен катнашучыларны сайлап алу 23-24 ноябрьдә Уфада узачак. Кастингта 3 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.

“Көлкеле һәм җитди, уйлап кына сөйли торган һәм күп сөйләүчеләр, оялчан һәм шаян, яңа гына телләре ачылган ике яшьлек сабыйлар да, 12 яшьлек титуллы спортчылар һәм артистлар да үз көчләрен сынап карый ала. Без төрле сәләтләргә ия талантлы балаларны көтеп калабыз. Җыр, бию, төгәл һәм гуманитар фәннәр, барлык спорт төрләре, кул эшләре һәм кулинария, шигырь һәм проза — нинди осталыгыгыз бар, күрсәтә аласыз, рәхим итегез! Әгәр сезнең гаиләдә, ул өлкәннәр белән аралашырга яратучы һәм нәрсәнедер бик оста башкаручы нәни кеше яши икән, аны безгә алып килегез”, — ди чараны оештыручылар.

Кастинг “Йети” балалар үзәгендә түбәндәге адрес буенча узачак: Октябрь проспекты, 34, 3нче кат.
Белешмәләр өчен телефон: 8-927-937-69-63.
Фото: социаль челтәрләрдән.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Читайте нас: