Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 ноябрь 2019, 16:00

Белем — бәхет ачкычы, дәрәҗә баскычы

Яратып сайлаган һөнәреңә гомер буе тугры калып, якты нур булып яшәү, үзеңә тиң парны сайлап, менә дигән гаилә корып, балалар үстерү, тирә-юньдәгеләргә изгелек кылу һәм җылылык өләшү — кеше лаек була алган бәхетнең иң олысы. 42 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлап, бүген Иске Казанчы авылында яшәүче хаклы ялдагы Зөлфәкарь Имаметдин улы Гафурҗанов чын мәгънәсендә шушы бәхеткә лаек.

Яратып сайлаган һөнәреңә гомер буе тугры калып, якты нур булып яшәү, үзеңә тиң парны сайлап, менә дигән гаилә корып, балалар үстерү, тирә-юньдәгеләргә изгелек кылу һәм җылылык өләшү — кеше лаек була алган бәхетнең иң олысы. 42 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлап, бүген Иске Казанчы авылында яшәүче хаклы ялдагы Зөлфәкарь Имаметдин улы Гафурҗанов чын мәгънәсендә шушы бәхеткә лаек.
Ул урман-кырларга, болын-әрәмәләргә бай булган Иске Мотабаш авылында дөньяга килә. Туган авылында башлангыч белем ала. Иске Казанчы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, барлык үсмерләргә хас булганча, Ватаны алдындагы изге бурычын үти. Армия хезмәтен ике ел Венгриядә үтә. Аннан кайткач, Мотабаш авыл китапханәсендә эшли. Шул вакытта мәктәп елларында күз атып йөргән Янкисәк сылуы Мәмдүнәгә мәхәббәтен җиткерә. Гыйшык утында янган ике яшь йөрәк гаилә учагы кабыза. Икесе дә Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын читтән торып тәмамлый. Язмыш юллары аларны Пермь крае Трушники авылына китерә. Гафурҗановлар биредәге мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирә. Гаиләгә бәхет-шатлык өстәп беренче мәхәббәт җимешләре Айдар дөньяга аваз сала. Тик гомер итү өчен нинди генә уңай шартлар тудырылмасын, туган як җилләре барыбер үзенә тарта. “Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул”, дип юкка гына әйтмиләр бит. Шулай итеп, туган илләренең чын патриотлары булган Гафурҗановлар гаиләсе Иске Казанчы авылына кайтып төпләнә. Биредә Эльмера, Чулпан, Илвера дөньяга беренче аваз сала. Гафурҗановларның бәхетләре тагын да түгәрәкләнә, сөенеч-шатлыклары арта, дөньялары ямьләнә. Тик яшьлектәге хыял — югары белем алу теләге аларга тынгы бирми. Киңәшләшеп, икесе дә Бөре педагогия институтына читтән торып укырга керә. Куйган максатларына ирешергә өйрәнгән Зөлфәкарь абый белән Мәмдүнә апа очраган авырлыкларны җиңеп, берсе — биология, икенчесе рус теле һәм әдәбияты факультетын уңышлы тәмамлап, диплом ала. Югары белемле укытучылар зур дәрт белән тырышып эшләрен дәвам итә. Ихлас күңелле, ярдәмчел белгечләрне коллективта үз итәләр, якын дус, киңәшче урынына күреп, эш тәҗрибәләре белән бүлешәләр.
Ташып торган энергия, табигать тарафыннан бирелгән сәләт, гаиләләрендә алган гүзәл тәрбия аларга яңадан-яңа үрләр яуларга ярдәм итә.
Зөлфәкарь Имаметдин улы үз бурычына һәрчак җаваплы каравы, кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел булуы, эшчәнлеге белән хөрмәт казана. Үз эшен, балаларны яраткан педагогның дәресләре һәрвакыт җанлы үтә. Гадел, җаваплы, таләпчән, шул ук вакытта һәр укучысын үз баласыдай күреп ярата белгән, үз һөнәренә мөкиббән гашыйк һәм тугры укытучыны укучылары, хезмәттәшләре, әти-әниләр бик тә ихтирам итә. Бертуктаусыз үсәргә, камилләшергә тырышып эшләгән укытучы зур тәҗрибә, осталык туплый. Хезмәтеннән ямь табып, бәхет чыганагы итеп күреп эшләгән укытучының фидакарь хезмәте лаеклы бәһалана — күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Мәмдүнә апа да хәләленнән һич калышмый. Һәрвакыт яңадан-яңа программалар төзеп бәйрәмнәр үткәрә, җыр-биюләр өйрәтеп, концерт-спектакльләр куя, укучыларының белемнәрен камилләштерү, сәләтләрен үстерү өчен түгәрәкләр алып бара.
Кыскасы, Гафурҗановлар һәрвакыт югары һөнәри маһирлыкка ия булган укытучылар исәбендә була. Укучыларга үз фәннәре буенча төпле белем бирүдән тыш, аларның сәләтләрен, язма һәм сөйләү осталыгын, логик фикерләүне үстерүгә зур урын бирә. Балаларга сөю, һөнәреңне ярату, үз өстеңдә ныкышмалы эшләү, тырышлык, вакыт белән исәпләшмәү кебек сыйфатлар ята аларның нигезендә.
Бу бәхетле парның укытучылык стажы — 86 ел! Шушы еллар дәвамында күпме бала аларның йөрәк җылысын тоеп, белем-тәрбия алып, зур тормыш юлына аяк баскан! Саный китсәң, ис китәрлек! Мәмдүнә апа белән Зөлфәкарь абый эштә дә, өйдә дә бер-берсенә терәк-таяныч булып тормыш юлыннан менә инде 48 ел бергә атлый. Алар эштән һәм тормыштан ямь табып, бер-берсенең кадерен белеп яши.
Заманча һәм матур итеп яшим дигән кеше тормышын авылда да соклангыч итеп кора белә. Бу Гафурҗановлар мисалында ачык чагыла. Алтын куллы Зөлфәкарь абый асыл ир-егетләргә хас булганча җитмеш төрле һөнәргә ия булса, өйгә бетмәс-төкәнмәс ямь өреп яшәүче Мәмдүнә апа мактап туймаслык уңган хуҗабикә.
Тырышлыклары белән авылдашлары арасында абруй яулаган күркәм гаилә һәрьяклап та өлгеле. Алар җәмәгать тормышында да актив катнаша. Әйткәндәй, Гафурҗановлар район, республика күләмендә оештырылган фестиваль-конкурслардан читтә калмый. Кыскасы, бер чара да бу җыр-моңга гашыйк гаиләдән башка үтми дисәм, һич арттыру булмас. Бөтен бәйрәмнәрнең йөзек кашы, яме,бизәге алар.
Зөлфәкарь абый өздереп гармунда уйный, хуҗабикә өздереп җырлый, бии. Шулай булгач, шушы музыкаль сәләтләрне балалары да мулдан өләшкән. Дүртесе дә өздереп җырлый, гомумән сәнгать дөньясына гашыйклар. Һәммәсе дә лаеклы белем алып, тормышта үз юлын табып, үрнәкле дөнья көтә. Бәхетле дәү әни, дәү әти алты оныклары: Илдар, Вилдан, Илмир, Эльнара, Илзирә, Юлай, Әминә, ике туруннары: Тимур, Дамир уңышларына сөенеп гомер кичерә.
Хезмәттәшләре дә, авылдашлары да бу гаиләне эшчән, өлгер, намуслы булганнары өчен хөрмәт итә. Тынгысыз Гафурҗановлар мал асрый, кош-корт үрчетә, бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерә. Аларны тормыш көтәр өчен генә яратылган диярсең.
Әйткәндәй, хезмәт ветераны Зөлфәкарь Имаметдин улы шушы көннәрдә 70 яшьлек күркәм юбилеен билгели. Гомер дигәнең аккан су кебек, ага да ага икән. Җиде дистә вакыт сизелми узган да киткән. Бүген ул — зур ихтирамга лаеклы, үзенең тырыш хезмәте, кешеләргә карата мөнәсәбәте белән абруй яулаган хөрмәтле кеше. Югарыда билгеләп үтүебезчә, тынгысыз ир узаманы җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Тумыштан килгән сәләт, тормыштан өстәлгән көч аңа рухи үсеш бирә, хезмәт үрләренә илһамландыра. Ул бар тырышлыгын, осталыгын, яшәү дәртен яраткан хезмәте белән бәйли, сайлаган һөнәрләренә тугры кала. Тормышның ямен, яшәүнең тәмен хезмәтендә, якыннары янәшәсендә тою да аңа алга таба ныклы адымнар белән атларга көч өсти. Аның матур хезмәт һәм тормыш юлына карыйсың да, һәр кеше үз язмышын, бәхетен үзе төзи дип уйлап куясың. Әйе, кеше үткәннәргә карап кинәнеч кичерә икән, бу чынлап та сөенеч китергән язмыш. Бәхетле, мәгънәле, башкалар өчен дә үрнәкле язмыш.
Форсаттан файдаланып, аңа киләчәктә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, якыннарының күңел җылысына, назына төренеп кенә яшәвен телибез.
Хөрмәтле Зөлфәкарь Имаметдин улы, сөекле хәләлегез, тормышыгызны нурга күмгән, сөю-сәгадәт бакчасында үстергән балаларыгыз, оныкларыгыз белән бәхетле булып озак яшәгез. Тормыш касәгез сөенечләр белән мөлдерәмә тулы булсын, алда тагын да зуррак бәхет-шатлыклар колач җәеп каршы алсын!
Светлана Сәлмәнова.
Читайте нас: