Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 ноябрь 2019, 14:00

Агачны яфрак бизи, ә кеше хезмәте белән хөрмәт яулый

Һәр авылда үз көче белән тырышып дөнья көткән, гади һәм шул ук вакытта үрнәкле гомер кичерүче кешеләр, күркәм гаиләләр бар. Алар көндәлек эшләре, тормышка карашлары, тирә-яктагыларга мөнәсәбәте белән хөрмәт яулый.

Һәр авылда үз көче белән тырышып дөнья көткән, гади һәм шул ук вакытта үрнәкле гомер кичерүче кешеләр, күркәм гаиләләр бар. Алар көндәлек эшләре, тормышка карашлары, тирә-яктагыларга мөнәсәбәте белән хөрмәт яулый.
Үршәде авылында гомер кичерүче Камил Насыров нәкъ шундый кешеләрнең берсе. Ул анасы куенына сыенган сабыйдай тирә-ягы урман, таулар белән уратып алынган, хозур табигать кочагында урнашкан Үршәде авылында төгәл җитмеш ел элек Согдә һәм Фәганәви Насыровлар гаиләсенә ямь өстәп беренче бала булып дөньяга килә. Бәләкәйдән эшкә өйрәнеп үсә, өлкән бала буларак әти-әнисенә туганнарын карашырга, хуҗалык эшләрендә ярдәмләшә. Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисе, тыл эшчәне булган әнисе балаларына тыныч тормышның, эшләп тапканның кадерен белергә, үзеңнән кечеләр өчен җаваплылык тоярга, туганлык җепләрен сакларга өйрәтеп үстерә.
Мәктәпне уңышлы тәмамлаган егет Аскын һөнәрчелек училищесында укып, механизатор белгечлеге ала һәм гомерен туган җирендә эшләүгә багышлый. Җиңел акча, матур тормыш эзләп читкә чыгып китми, совхозда механизатор, механик булып фидакарь хезмәт сала. Техниканы биш бармагы кебек белгән, уңган, бар булмышы белән җиргә береккән кеше беркайчан да югалмый. Совхоз таркалгач та, үз техникасы белән авылдашларына ярдәмләшеп, күпләп мал асрап, бал кортлары карап, гөрләтеп дөнья көтә. Тормыш иптәше Фәнирә белән өч бала: ике ул һәм бер кызга гомер бүләк итеп, үзләре үрнәгендә эшсөяр итеп үстерәләр, лаеклы белем алырга ярдәмләшеп, олы тормыш юлына чыгаралар. Өлкән уллары Филүс гаиләсе белән — Чиләбе өлкәсендә, кызлары Гөлнара гаиләсе белән Аскында яши һәм эшли, өчәр бала тәрбиялиләр. Ә төпчекләре Фидан әлегә өйләнмәгән, Уфа шәһәрендә яши, бик матур эшләп йөри.
Тик тормыш юлы гел шома гына булмый шул, Ходай яраткан бәндәләренә сынаулар да җибәрә, Камил Фәганәви улына да авыр югалту кичерергә туры килә. Ул тормыш иптәше фаҗигале вафат булгач, бар ихтыяр көчен туплап, балалары хакына кайгыга баш ими, сыгылып төшми дөнья көтә. Һәм менә алты ел элек язмыш бүләге — Мәмдүнә Идият кызы белән кавышып, гомер йомгагын бергә сүтәләр. Бүген икесе дә актив тормыш алып баралар, авылдагы барлык җәмәгать эшләрендә, мәдәни чараларда һәрчак беренчеләр рәтендәләр. Камил Фәганәви улы оста эретеп ябыштыручы да буларак, авылда төзекләндерү эшләре, шимбә өмәләре дисеңме берсеннән дә читтә калмый. Узган ел ул үзлегеннән чишмәне төзекләндереп, тимер капка-киртәләр эшләп, уратып алган. Хәзер “Камил чишмәсе” Үршәденең бизәге дисәк тә һич арттыру булмас. Әйткәндәй, Камил Фәганәви улы мич салырга да оста, аның чыгарган мичләре бүген кемнәрнең генә өйләрен җылытмый икән. Гомумән, “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән халык мәкале нәкъ аңа атап әйтелгән диярсең.
Энеләре-сеңелләре өчен әти урынына калган Камил Фәганәви улы барысына да һәрчак киңәшләре, эшләре белән ярдәм итә, кунакчыл өйләре һәм ихлас күңелләре һәркемгә ачык, ә Мәмдүнә Идият кызының оста куллары белән әзерләнгән аш-суы телләреңне йотарлык. Шуңа күрә балалары һәм алты онык бирегә кунакка кайтырга атлыгып кына тора. Йорт-кураның ныклыгын, төзеклеген хуҗа кеше булдырса, өй эчендәге пөхтәлек, гүзәллек хуҗабикә тырышлыгы.
Шундый матур пар, үрнәкле гаиләләр тик соклану хисе уята, яшьләр өчен бар яклап та үрнәк күрсәтеп, авылның йөзек кашы булып тора. Аларга киләчәктә дә сәламәтлектә, бер-берсенең күңел җылысын тоеп гомер кичерүләрен телисе килә.
Миләүшә Хөсәенова.
Читайте нас: