Ышаныч
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 ноябрь 2019, 18:55

Уфада Халыкара мәгариф салоны ачылды

Бүген Уфаның “ВДНХ-Экспо” күргәзмәләр комплексы мәйданчыгында өченче Халыкара мәгариф салоны ачылды.

Заманча белем бирү технологияләре өлкәсендәге яңа һәм инновацион проектларны илнең 40 төбәгеннән 170тән артык экспонент тәкъдим итәчәк.

Бүген Уфаның “ВДНХ-Экспо” күргәзмәләр комплексы мәйданчыгында өченче Халыкара мәгариф салоны ачылды. "Мәгарифнең яңа субъективлыгы”на багышланган чара дүрт көн дәвамында мәгариф өлкәсенең төп катнашучыларын җыячак, яңа форматтагы дискуссия мәйданчыгы, мәгарифтә заманча алдынгы технологияләрне презентацияләү һәм шәхси белем бирү траекторияләрен формалаштыру урынына әйләнәчәк.
Мәгариф өлкәсендәге мөһим чараны ачу тантанасында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафәров, Мәскәү халыкара мәгариф салоны директоы Максим Казарновский, мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Раил Әсәдуллин һәм башкалар катнашты.

Уфа Халыкара мәгариф салоны барлык катнашучылар өчен белем бирү процессында яңа мөмкинлекләр ача. Экспонентлар арасында Уфаның 11 университеты һәм институты, республиканың 40 колледжы бар. Күргәзмәнең зур бүлеген гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәкъдим итә, экспозициядә 33 мәктәп һәм 16 балалар бакчасы катнаша. Өстәмә белем бирү бүлеге 18 үсеш үзәгенең һәм тел мәктәпләренең мөмкинлекләрен күрсәтә.

Илнең төрле төбәкләреннән алдынгы 25 компания мәгариф өлкәсендә яңа технологияләр белән таныштыра. Чараның дүрт көнендә панель дискуссияләр, “түгәрәк өстәл”ләр һәм башка чаралар уза.
Динар Кәлимуллин фотосы.
Читайте нас: