Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 ноябрь 2019, 12:10

Дәрте, тормышка карашы

Мөхәмәтвафый Басимовны 90 яше тулган көнне котларга, РФ Президенты хатын һәм истәлекле бүләк тапшырырга Аскын авыл Советы биләмәсе башлыгы Рәзиф Махатов, ветераннар советы рәисе Сәфәргали Могътәбаров, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадралар сәясәте буенча урынбасары Риваль Сәлимов һәм “Спутник” кулланучылар җәмгыяте директоры Алмаз Шаһиев килде.

Тормыш тәвәккәлләрне ярата диләр... Мөхәмәтвафый Басимов үзенә хас булган шушы сыйфат ярдәмендә алдына куйган максатларына һәм кайда гына эшләмәсен һәрчак уңышка ирешә алган. Мөхәмәтвафый Гарифулла улы һәрдаим алга омтылып, киләчәккә зур өметләр баглап яши.
Ул Каракүл авылында туып-үсә, сугыш еллары михнәтләрен үз иңендә күтәрергә туры килә. Туган авылында нибары ике генә сыйныф тәмамлый һәм укуын дәвам итү өчен Султанай мәктәбенә юл тота.
  • 1944 елда мәктәпкә килдем һәм укырга алуларын сорадым. Башта исемемне язарга куштылар. Шулай итеп өченче сыйныфка алдылар, — дип хәтер йогагын сүтә Мөхәмәтвафый Гарифулла улы.
  • Султанай авылында ул ике ел укый, аннары биш, алты, җиденче сыйныфны Кыйгазыга көн дә җәяүләп йөреп укый, чөнки белем алуга теләге бик көчле була. Арытаба ярты ел Үрмиязда укый һәм Свердловск өлкәсенә чыгып китә, алда урман кисүче булып эшли.
    • Азрак акча эшләп, үземә киемнәр сатып алдым һәм өйгә кайтып киттем. Авылга кайткач та басуга киттем, кызу урак өсте иде. Күпләр учакта бодай куырып ашап утырган чаклары. Әнием ап-ак күлмәкле минем килгәнне күреп, уполномоченный икән дип курыкканнарын сөйләгән иде, — дип елмаеп искә ала Вафа Басимов.
    • 1959 елда туган ягына кайткан Мөхәмәтвафый булачак тормыш иптәше Кадәрияне очрата, өйләнә һәм бер айдан аны армия сафларына алалар. Хәрби хезмәтен Грузиядә үтә, элемтәче, азык-төлек, кием-салым һәм корал складлары мөдире була. Аның хезмәте югары бәяләнә, өч ел ярым хезмәт иткәннән соң, кайтарырга теләмиләр, калырга, тормыш иптәшен чакырып алып анда яшәргә үгетлиләр. Әмма күңеле туган ягына тартыла, аннары сөйгәне дә читкә чыгып китәргә теләми. Шулай итеп, өенә кайтып китә: Щучье Озеро станциясенә килеп төшкәч, кыш көне ул якыннары, сөеклесе көткән авылына кадәр җәяүләп атлый.
      Хәрби чыныгу үтеп кайткан Мөхәмәтвафый эшкә җигелә: колхозда бригадир, склад мөдире, район кулланучылар союзында сатучы, универсам директоры вазыйфаларын башкара. Үзәк район дәваханәсенең яңа корпусларын төзүдә катнаша. Гаиләсе белән Ташкентка чыгып китеп яшәргә дә туры килә. Кайда гына эшләмәсен, һәрчак эшен зур җаваплылык тоеп, намус белән башкара, шуңа да тирә-яктагылар ихтирамын яулый. Тормышта күп киртәләр үтәргә, язмыш куйган сынауларны күтәрергә туры килә. Шулай да оптимистик карашын, күңел җылылыгын югалтмый. 48 ел хезмәт стажына ия юбилярга “Хезмәт ветераны” исеме бирелгән, шулай ук ул Бөек Ватан сугышының тыл эшчәне.
      Тормыш иптәше Кадәрия белән өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Мөхәмәтвафый Басимов бүген Аскында кызы Ралия тәрбиясендә, оныклары, туруннары сөюен һәм хәстәрен тоеп, уңышларына куанып яши.
      Зинира Батырова.
      Читайте нас: