Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 ноябрь 2019, 19:00

Тәтешледә чыккан янгын сөреме еракка тарала

Югары Тәтешле авылында торак йортта янгын чыгып, 1990 елда туган хатын-кыз һәм 2011, 2017 елларда туган ике бала һәлак булган, өч өлкән ир-ат зыян күргән дип хәбәр иткән идек.

Югары Тәтешле авылында торак йортта янгын чыгып, 1990 елда туган хатын-кыз һәм 2011, 2017 елларда туган ике бала һәлак булган, өч өлкән ир-ат зыян күргән дип хәбәр иткән идек.

Статистика буенча, җылы бирү сезоны башлану белән янгын чыгу һәм аларда кешеләрнең үлүе турында хәбәрләр ешая. Электр җылыту приборларын дөрес кулланмау кешеләрнең гади генә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен дә үтәмәве турында сөйли. Ел башыннан республикада 10332 янгын чыккан, анда 227 кеше һәлак булган.

Мондый афәтләрне булдырмау максатында Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты халыкны янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре таләпләрен тайпылышсыз үтәүгә игътибар итүне сорый:
– ачык ут чыганагы – шырпы, зажигалка, шәм һәм кабызылган тәмәке белән сак булыгыз, урын өстендә тәмәке тартмагыз;
– янгын куркынычы булган предметлар һәм материаллар белән эшләгәндә ут чыгармагыз;
– электр челтәрләренә артык йөкләнеш бирмәгез һәм кабызылган электр приборларын караучысыз калдырмагыз, балаларга ышанмагыз;
– изоляциясез электр чыбыгыннан, кулдан ясалган җылыту приборларыннан файдаланмагыз;
– ватык яисә ачык ишекле мичләр, каминнардан файдаланмагыз, мич алдына 50х70 сантиметрлы металл җәймәсе салыгыз;
- мичне артык кыздырмагыз, мич янында утын, кием-салым калдырмагыз.

Балигъ булмаган балаларның әти-әниләренә аерым мөрәҗәгать итәргә кирәк: балаларның ут, шырпы, зажигалка белән уйнавын туктатыгыз.
Бүгенге көндә кешеләрнең янгыннардан үлүен кисәтү буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе - автоном янгын хәбәрчесе. Республикада янгын хәбәрчеләре аркасында 291 кешенең гомере коткарылган, шуларның 126сы - балалар.
Исегезгә төшерәбез, янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәү сезнең милекне уттан саклап калырга, һәрберебезнең тормышына, сәламәтлегенә куркыныч янамаска ярдәм итәчәк.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Читайте нас: