Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 ноябрь 2019, 13:25

Көзге бозга ышаныч юк

Нуриман районында бар республиканы сискәндергән фаҗига булды.

Нуриман районында бар республиканы сискәндергән фаҗига булды.

Байгилде авылында “Кече күл”дә өч бала боз астына төшеп китә. Балалар төшеп киткән урынга йөгереп килгән әтиләре өч һәм биш яшьлек малайларны тартып чыгарырга өлгерә. Аларны дәваханәгә озаталар. Кызганычка, җиде яшьлек малайны коткара алмыйлар...
Көзге бозга ышаныч юк шул. Төннәрен каткан боз көндезге җылыда юкара, эри башлый. Бу хакта ата-аналар балаларына аңлатсын иде диләр Республиканың гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан.
Әйе, сулыкларда беренче бозлар хасил булу белән балалар тизрәк шунда ашыга. Тизрәк боз өстеннән йөриселәре, шуасылары килә. Ләкин калынлыгы 10-12 сантиметрдан да ким булмаган боз гына кеше өчен хәвефсез дип санала. Авырлык аркасында боз өстендә ярыклар барлыкка килә, алар шыгырдавык тавыш чыгара. Бу очракта атлап яки йөгереп түгел, ә шуа-шуа куркыныч урыннан китәргә кирәк. Хәвеф зур икән, иң яхшысы – бозга ятарга һәм артка табан шуышырга кирәк.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә:
– Тыелган урыннарда сулыкларны боз аша чыкмаска;
– кыш башында йока боздан йөрмәскә;
– кыш башланып кына торганда сулыкның уртасы аеруча куркыныч, ә кыш ахырында яр буе участоклары, күпер аслары хәвефле;
– тәүлекнең караңгы вакытында һәм күренүчәнлек начар булганда (томан, кар, яңгыр) бозга чыгарга һич тә ярамый;
– бозның катылыгын аяк белән тибеп тикшерергә һич ярамый. Бозның ныклыгын таяк белән тикшерергә мөмкин: таяк белән суккач, су чыкса, димәк, боз өстендә йөрергә ярамый.
Иң беренче һәм иң гади кагыйдә: ихтыяҗ булмаганда боз өстенә кермәгез. Ә керергә туры килсә, сулык турында хәбәрдар булу кирәк. Шуны истә тотыгыз: иң якындагы коткару хезмәте килгәнче күпмедер вакыт үтәчәк. Ә боз астында балык тотучылар салкын суда вакытның минутлар түгел, ә секундлар белән исәпләнүен хәтердән чыгармаска тиешләр.

Боз астына төшеп китсәгез, нәрсә эшләргә?
– Коткыга бирелмәгез, кискен хәрәкәтләр эшләмәгез, тынычрак сулыш алырга тырышыгыз;
– башыгыз белән суга батмас өчен, кулларыгызны як-якка җәеп, боз кырыена тотынырга тырышыгыз;
– бәкенең агым сезне боз астына алып китмәслек җиренә күчәргә тырышыгыз;
– бозны ватмаска тырышып, кискен хәрәкәтләр ясамый гына күкрәк белән боз кырыена ятыгыз, сак кына башта бер, аннары икенче аягыгызны боз өстенә куегыз. Боз чыдаса, җай гына әйләнә-әйләнә ярга таба шуышыгыз.
Кайсы яктан килдегез, шул якка таба юнәлегез, чөнки андагы бозның ныклылыгы сыналган!




Автор : Сафина Язгөл
Чыганак: gkchs.bashkortostan.ru
Фото: altay-news.ru
Читайте нас: